Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илдә сабыйлар туу арта

Быелның сентябрендә илдә балалар тууның узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сизелерлек артуы күзәтелә.

 Әлбәттә, моңа дәүләт тарафыннан булган ярдәмнең дә йогынтысы бардыр. Ана капиталына этәргечне 2002 елда үткәрелгән халык саны алу нәтиҗәләре дә бирде. Ә менә алда торган сан алу әниләр һәм бәбиләргә нинди файда китерер?

Сүз дә юк, ана капиталы күләме үсүен дәвам итәр. Быелның 1 гыйнварыннан аның күләме 466617 сум күләмендә билгеләнсә, 2021 елда ул бер балага 483 мең сумга кадәр индексацияләнә, ә инде икенче балага – 639 мең сумга кадәр, ягъни 3,7 процентка артачак.

Сүз уңаеннан шуны да әйтик, Росстат статистикасы буенча, ел башына 5-9, 10-14 яшьлек балалар саны 2019 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда ике тапкырга арткан.

Халык саны алу әти-әниләр, балаларның яшәеше, сабыйларның нинди шартларда тууын, үсүен күзаллау, аларның тормыш шартларын яхшыртуда нигезле нәтиҗәләр ясау, “авыр урыннар”ны ачыклау мөмкинлекләре, дәүләт дәрәҗәсендә яңа проектлар эшләүгә этәргеч бирә.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев