Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Икеләтә бәйрәм

Өлкәннәр көне Татшуган авылында да зур оешканлык белән үтте. Чәй өстәле артына җыелган ветераннарны муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, җирле биләмә башлыгы Гөлсинә Мияссәрова, авылның ветераннар советы рәисе Әхсән Идиятуллин котлап чыгыш ясадылар. Бу араларда юбилейларын билгеләп үтүче хезмәт ветераннары өчен икеләтә бәйрәм булды ул. Мөдәрис Хаппанов -...

Өлкәннәр көне Татшуган авылында да зур оешканлык белән үтте. Чәй өстәле артына җыелган ветераннарны муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, җирле биләмә башлыгы Гөлсинә Мияссәрова, авылның ветераннар советы рәисе Әхсән Идиятуллин котлап чыгыш ясадылар.
Бу араларда юбилейларын билгеләп үтүче хезмәт ветераннары өчен икеләтә бәйрәм булды ул. Мөдәрис Хаппанов - юбилярларның берсе. Җәмәгате Рәзинә Акмал кызы белән бергә яшәүләренә дә быел 55 ел. "Хезмәткә дан" ордены кавалеры Мөдәрис Хаппан улы гомере буе Татшуган авылында ("Эконом" колхозында) механизатор булып эшләгән, алар гаиләсендә дүрт кыз үскән. Авылның үрнәк, хөрмәтле гаилә хуҗасына Айдар Фәндәс улы Азнакай муниципаль районының 80 еллыгы медален тапшырды.
Рәис Габдерәкыйп улы Рәкыйпов шулай ук әлеге җирлекнең мактаулы, ихтирам казанган ветераны. Аның хезмәт юлы терлекчелектә үтә. Дүрт бала үстергәннәр.
55 яшен билгеләп үтүче Нурия Мөнәвир кызы Шәйхрамова авылдашларының сәламәтлеге сагында - фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли.
Мәгариф ветераны Вәсилә Галим кызы Ханова да бүген авылдашларының аерым хөрмәтендә булды: гомерен балаларга белем һәм тәрбия биреп үткәргән мөгаллимәне якынлашып килүче Укытучылар көне белән дә тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Икеләтә бәйрәм