Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ике көннең берендә Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре гөрләп уза

"Жилсервис" ТСЖга караган Юбилейная, 5, Шәйхетдинов, 10 йорт мәйданында узганы да Сабан туеннан бер дә ким булмады. Бер кырыйда чыр-чу килеп бала-чага батутларда сикерә, төрле күңелле уеннарда уйный, баллы мамык һәм башка тәм-том белән сыйлана. Нәниләр янына кунакка хәтта Маша белән Аю да килгәннәр. Соңгы вакытта бик популярга әйләнгән, экраннардан...

"Жилсервис" ТСЖга караган Юбилейная, 5, Шәйхетдинов, 10 йорт мәйданында узганы да Сабан туеннан бер дә ким булмады. Бер кырыйда чыр-чу килеп бала-чага батутларда сикерә, төрле күңелле уеннарда уйный, баллы мамык һәм башка тәм-том белән сыйлана. Нәниләр янына кунакка хәтта Маша белән Аю да килгәннәр.

Соңгы вакытта бик популярга әйләнгән, экраннардан гына күргән балалар әлеге әкият геройлары белән сөенә-сөенә күрештеләр, сорауларын биреп, тотып-тотып карадылар. Әби-чәби, бабайлар, урта яшьтәгеләр эскәмияләрдә урын алган. Кыз-кыркын, егет-җиләнгә дә моңсуланып тик утырырылык түгел: кем волейбол уйный, кем спорт ярышларында катнаша, кайнар шашлык, чәй белән сыйланырга да мөмкин.


Йөзләрдәге елмаю һәм шатлык - ул яшәү шартларыннан, уңайлыклардан канәгатьлек билгесе. Кәеф яхшы булганда гына менә шулай бәйрәм итәсе киләдер ул. Берничә ел элек кенә бу урыннарда коры басу иде, инде менә республика, район җитәкчелеге, нефтьчеләребез ярдәме белән барлык уңайлыклары белән өр-яңа микрорайон калкып чыкты.


- Монда санаулы айлар эчендә балалар бакчасы эшли башлады. Хәзер шулкадәр яхшы мәктәп төзелеп бетеп килә. Алла теләсә, оныкчыкларым шунда укырлар әле. Янәшәдә генә кибетләр. Тип-тигез юллар, яшеллек, чәчәкләр... Җыештыручылар иртә таңнан бер чүп калдырмыйча җыештырып куялар. ТСЖ җитәкчесе Руслан Гәрәйшин да бик әйбәт, кайгыртучан егет безнең. Ходай исәнлеген генә бирсен! Бу уңайлыклар, бу матурлыкка сөенеп бетә алмыйбыз, - ди Гөлүсә апа Галиуллина.


Ул арада бәйрәмнең иң тантаналы минутлары җитте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрданов, "Татнефть" компаниясенең кадрлар һәм социаль үсеш мәсьәләләре буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев микрорайон халкын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, иң активлар, фидакарьләргә бүләкләр тапшырды.


- "Татнефть" ААҖ социаль мәсьәләләрне чишү өчен үзеннән зур өлеш кертә. Җирле хакимият белән аңлашып, бердәм эшлибез. Ярдәм киләчәктә дә дәвамлы булыр, - диде Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең котлау сүзендә.


Бәйрәм бүләкләрсез булмый. Фидакарь торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә, актив яшәүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, бәйрәмдә ишегалдының иң өлкән, иң кечкенә гражданнары, алтын туйларын үткәрүчеләр, сугыш ветераннары да билгеләнеп үтте.


Биредә яшәүчеләр арасында да талант ияләре юк түгел. Кул эшләре, аш-су осталары да күп монда. Зу-у-у-ур өстәлләргә уңган хуҗабикәләр пешергән әнә күпме тәм-том куелган. Күңелле музыка авазы тирә-юньгә таралып, басуларны иңләде. Мондый кайгыртучанлык булганда, шәһәребез шулай көннән-көн үсешен дәвам итсә, киләчәктә ул басуларда да яңа йортлар төзелер. Менә шулай шаулап-гөрләп ишегалды бәйрәмнәрен үткәрергә насыйп булыр әле.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ике көннең берендә Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре гөрләп уза