Ике көндә 326 декларация кергән
Узган атнада районара салым инспекциясендә ачык ишекләр көне уздырылды. Әлеге чара кысаларында теләге булган һәркем 2012 елның декларация кампаниясе белән танышты һәм шулай ук физик затлар кеременә салым буенча декларацияләр тутыру буенча практик рекомендацияләр алды. Салым хезмәте белгечләре бик күп сорауларга җаваплар бирделәр. Теләгәннәр урында ук НДФЛ буенча салым декларацияләрен...
Узган атнада районара салым инспекциясендә ачык ишекләр көне уздырылды.
Әлеге чара кысаларында теләге булган һәркем 2012 елның декларация кампаниясе белән танышты һәм шулай ук физик затлар кеременә салым буенча декларацияләр тутыру буенча практик рекомендацияләр алды. Салым хезмәте белгечләре бик күп сорауларга җаваплар бирделәр. Теләгәннәр урында ук НДФЛ буенча салым декларацияләрен тапшыра алды. Ике көн эчендә генә дә районара инспекциягә 326 декларация кергән.
- Мондый чараларның төп үзенчәлеге - салым түләүчеләргә чиратсыз һәм белгечләр белән берлектә өстәмә ярдәм күрсәтү һәм мәгълүмат бирү, - ди салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлнара Авзалова.
Салым түләүчеләр игътибарына шуны да җиткерәбез: инспекция шундый ук режимдагы эшне 30 апрельдә 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр тагын уздырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев