Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ике айлык игълан ителгән көннән алып Азнакайның санитар экологик өмәләрдә 4800 кеше катнашкан

Җәмәгать, сизәсезме, шәһәр урамнарында тын алуы иркенәеп калгандай булды. Узган шимбәдә бөтен шәһәр халкы кар астыннан "үсеп чыккан" бихисап чүп-чарны тазартты дисәң дә ялгыш булмас. Өмәләрдән соң урамнар гына түгел, күңелләр дә чистарып калды шикелле. Гәрчә, күпләр гомумшәһәр шимбә өмәсен көтеп тә тормады дияргә дә була. Матур көннәрне файдаланып калып,...

Җәмәгать, сизәсезме, шәһәр урамнарында тын алуы иркенәеп калгандай булды. Узган шимбәдә бөтен шәһәр халкы кар астыннан "үсеп чыккан" бихисап чүп-чарны тазартты дисәң дә ялгыш булмас. Өмәләрдән соң урамнар гына түгел, күңелләр дә чистарып калды шикелле.
Гәрчә, күпләр гомумшәһәр шимбә өмәсен көтеп тә тормады дияргә дә була. Матур көннәрне файдаланып калып, күп кенә оешма-предприятие, учреждение вәкилләре, табигатькә битараф булмаган шәһәрдәшләр санитар ике айлык игълан ителгән көннән алып җирлегебездә җыештыру, төзекләндерү эшләре алып барды. Һәм алар моның белән отты да: инде ничәнче көн табигать безгә үзенең көйсезлеген күрсәтә.
-Чүп-чарның иң зур өлеше кешенең җавапсызлыгы аркасында булдырыла. Шешә, каплар, полиэтилен - нәрсә генә юк! Үзебез пычратабыз да, яңадан шуны җиң сызганып тазарткач, әллә ни эшләгән кебек масаеп йөргән булабыз тагын. Беркем мәҗбүр итмәсә дә, өмәгә чыгуны бурычым дип саныйм. Йорт тирәсен ел да матурлыйбыз, күрше-тирәләр белән чәчәкләр утыртабыз. Ни дисәң дә үзебезгә шушында яшисе бит. Тирә-ягыбыз чиста булганда кайтып керүе дә, чыгып ял итүе дә ничек күңелле, - ди ишегалдын җыештырырга чыккан Мәрьям апа.
Әйе, күпләребез яшәеше һәм ялының матур, тирә-як мохитнең чиста булуын тели. Кызганычка каршы, арабызда әлеге кануннарга бармак аша гына карап, үзе яши торган җирен чүп базына әйләндерүчеләр дә юк түгел. Койма буйлары, агачлыклар, кеше күп йөри торган урыннар, балкон асларындагы пычракны күрсәң, йөрәктән кан тамарлык - пластик һәм пыяла шешәләр, стаканнар, тәмәке төпчекләре, каплар, кәгазьләр, пакет... Ул гына да түгел, «Автомобильче», «Спутник» гараж ширкәтләре яннары аяныч хәлдә. Биредә 310 квадрат метр мәйдан чүп-чар белән тулган. Май чүлмәге тышыннан билгеле дип юкка әйтмиләр. Кайбер шәхси йортлар кырыннан узганда хуҗалар өчен хәтта үзең дә оялып куясың: анда-монда аунап яткан чүпне дә өмәгә чыгучылар җыярга тиешме? Кемнәрдер мәш килеп йорт тирәсен җыештырганда, аллы-гөлле чәчәкләр утыртып тирә-якны матурлаганда ничек түзеп ятмак кирәк?!
Ямьле яз айларын без әнә шундый "күңелле" күренешләр белән каршы алдык. Әлбәттә тиздән көннәр дә утырып китәр, күпләр себерке-көрәк тотып урамнар чисталыгы өчен көрәшкә чыгар, күмәк өмәләр үтәр. Урамнарыбыз, ишегалларыбыз кышкы чүп-чардан һәм пычрактан арынып, ялт итеп калыр. Әмма озаккамы? Билгесез... Яшәгән җиребез ямьле булсын өчен, ул җирне яратырга кирәк: җыештырган җир түгел, көн дә чүпләмичә торганы чиста, шуны истә тотсак иде.
Таңсылу САНИЕВА
Сүз уңаеннан
Ике айлык игълан ителгән көннән алып санитар экологик өмәләрдә 4800 кеше катнашкан. Полигонга 79 берәмлек автотранспорт ярдәмендә 450 куб метр чүп чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ике айлык игълан ителгән көннән алып Азнакайның санитар экологик өмәләрдә 4800 кеше катнашкан