Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ике арада элемтә өзелмәсен

Редакциябез почтасы хатларга бай. Шатлыкларын уртаклашырга да, борчыган мәсьәләләргә җавап эзләп тә газета укчыларыбыз язып тора. Бу элемтәнең алга таба да шулай дәвам итүен телибез, чөнки хатлар - ул күңел көзгесе, тормышыбыз билгесе, укучы белән газетаны бәйләп торучы күпер. Шәһәребездә сәүдә үзәкләре артканнан-арта. Конкуренция көчәя, димәк, халыкка хезмәт күрсәтү дә...

Редакциябез почтасы хатларга бай. Шатлыкларын уртаклашырга да, борчыган мәсьәләләргә җавап эзләп тә газета укчыларыбыз язып тора. Бу элемтәнең алга таба да шулай дәвам итүен телибез, чөнки хатлар - ул күңел көзгесе, тормышыбыз билгесе, укучы белән газетаны бәйләп торучы күпер.

Шәһәребездә сәүдә үзәкләре артканнан-арта. Конкуренция көчәя, димәк, халыкка хезмәт күрсәтү дә яхшырганнан-яхшырырга тиеш кебек. Әмма Миннеәхмәтова язган хаттан күренгәнчә, бар җирдә дә сатып алучыларга бик шат түгелләр.

"Беркөнне Ленин урамындагы "Пятерочка+" кибетенә кереп чыгасы иттем. Халык күп, ә кассаның берсе генә эшли. Яшьләр эшкә ашыгадыр, кемнеңдер автобуска өлгерәсе бар. Нигә бер генә касса эшли дип, мин ризасызлык белдердем, ләбаса. Шунда киштәләрне рәтләп йөрүче бер сатучы кыз: "Әнә касса, кер дә утыр!" - димәсенме. Минем инде 44 ел стажым бар, яшем дә сиксәндә. Ни эшләп олы кешеләргә хөрмәт дигән нәрсә юк икән биредә?" - дип яза ул ачынып.

Мондый супермаркетларда, чыннан да, берничә булып та, бер генә касса эшләү гадәти күренеш. Элекке кебек озын чират торуларны оныттык бит инде, ашыгыч заманда яшибез. Пик сәгатьләрендә булса да, сатып алучыларның хәленә кереп була торгандыр.

Торак-коммуналь хуҗалыгына түләүләр, аеруча ОДН халыкның чын-чынлап йөрәген яндыра торган нәрсә. Солтангалиев урамындагы 24 нче йортта яшәүче Фәридә Хәйруллина торак йорттагы гомуми ут күрсәткечләрен ни өчен ай азагында түгел, ә уртасында алалар дип борчыла.

"Халыкның күбесе хезмәтләр өчен ай азагында гына түли бит. Ноябрь өчен 114 сум ОДН килгән, күрә торып кеше талау бит бу", - ди ул.

Полиция хезмәткәрләренең эше тынгысыз. Көн туса яман хәбәр ишетелә: кемнедер талаганнар, кыйнаганнар, үтергәннәр... Әле дә ярый хокук сагында торучылар бар дип куанабыз. Илмир Солтанов та Азнакай эчке эшләре бүлеге хезмәткәрләренең көн-төн безнең иминлегебезне саклаулары хакында яза. "Полиция начальнигы урынбасары подполковник Руслан Лавровка аерым тукталасым килә. Югары әхлаклы һәм кешеләргә карата бик игътибарлы ул", - ди автор.

Лениза Тимиркаева хатында да полиция хезмәткәрләренә рәхмәт хисләре чагыла. Сырхауханәдә аның 5 мең сум акчасын урлыйлар. Кайнар эздән җинаять тиз ачыла.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән яңа хатлар, хәбәрләр көтеп калабыз. Яңа ел һәрберебезгә бары шатлыклар алып килсен. Тормыш юлыбызда игелекле кешеләр генә очрарга язсын.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ике арада элемтә өзелмәсен