Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар: юлда балалар!

Уку елы вакыты шәһәр урамнарында хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры. Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре уку елында балалар, яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүне алгы планга куя. Чөнки бу вакытта балаларның, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, һәлакәтләргә юлыгу...

Уку елы вакыты шәһәр урамнарында хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры. Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре уку елында балалар, яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүне алгы планга куя. Чөнки бу вакытта балаларның, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, һәлакәтләргә юлыгу очраклары ешая. Шул уңайдан район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре, "Игътибар: балалар!" Бөтенроссия комплекслы профилактикалау чарасы кысаларында, балигъ булмаганнар юл йөрү кагыйдәләрен үтәсен, транспорт руле артындагылар юл кичүләрендә җәяүлеләргә өстенлек бирсен өчен шәһәрнең 7нче мәктәбе белән берлектә, балаларда урамда һәм юлларда үз-үзләрен дөрес, ягъни куркынычсыз тотышын ныгыту буенча "Хәвефсез "зебра" акциясе үткәрде.

Очрашу вакытында ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков һәм "БДД программаларын финанслау буенча дирекция" филиалы начальнигы Альмира Сәгдатуллина балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат хәтерләрендә яңартырга ярдәм итте.

«Яшь инспекторлар» белән шәһәрнең М.Хәсәнов урамында юл хәрәкәте иминлеген саклау һәм балаларга игътибарны арттыру, имгәнүләрне булдырмый калуны пропагандалау максатыннан, һәр туктаткан автомобиль иясенә айлык турында мәгълүмат биреп, фикер-тәкъдимнәрен һәм теләкләрен ирештерделәр, искәрмәләр бүләк иттеләр. Машина шоферлары да балаларга үз теләкләрен җиткерде: юлны махсус урыннарда гына чыгарга, светофорның кызыл төсенә чыкмаска һ.б. Мондый киңәшләр балалар һәм өлкәннәр хәтерендә эзсез калмас, һәркем игътибарлырак булыр дигән өмет туа.

Һәм иң мөһиме, хөрмәтле өлкәннәр, үзегез дә урамда һәм юлда булганда юл кагыйдәләренә битараф булмагыз, балаларга үзегез үрнәк күрсәтегез. Сабыйларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәүдә, аларның юлларда казага очрауларында сезнең дә зур җавапсызлыгыгыз чагыла. Онытмагыз, аларның иминлеге сезнең кулларда да.

Таңсылу САНИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игътибар: юлда балалар!