Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игенче династиясенең яшь вәкиле

«Кечкенәдән үк җирдә эшләп үскән ул», - диләр педагоглар 89 нчы профлицей укучысы Ленар Хөснуллин турында. Нәкъ шундый егетләр ярдәме белән 89 нчы һөнәри лицей үз участокларында язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыкты. Кадрлар җитмәү һәм техниканың тузуы кебек проблемалар аларга тагын да игътибарлырак булу һәм барлык резервларны да файдалану...

«Кечкенәдән үк җирдә эшләп үскән ул», - диләр педагоглар 89 нчы профлицей укучысы Ленар Хөснуллин турында.

Нәкъ шундый егетләр ярдәме белән 89 нчы һөнәри лицей үз участокларында язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыкты. Кадрлар җитмәү һәм техниканың тузуы кебек проблемалар аларга тагын да игътибарлырак булу һәм барлык резервларны да файдалану бурычын куйды.

Профлицейлылар 220 гектар җирдә чәчү эшләрен башкардылар. Мәсәлән, Рөстәм Хәбипов СЗП-3,6 чәчкечендә арпа һәм берьеллык үлән чәчте. Тәҗрибәле мастер Марат Дусаев МТЗ - 1221 тракторына «Агромастер» күп функцияле агрегатын беркетеп, кыска гына вакытта бодайны чәчеп бетерде. Икенче курс студентлары Ленар Хөснуллин һәм Евгений Платонов җирләрне чәчүгә кадәр эшкәрттеләр.

Ленар тумышы белән Әгерҗе авылыннан. Ул гомер буе «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозында (соңрак «Әгерҗе» ҖЧҖ) машина йөртүче, мастерской мөдире, механик, инженер булып эшләгән әтисе Инсафтан үрнәк алып үскән. Баштан әтисенең ничек итеп трактор, комбайннар ремонтлавын читтән генә күзәтсә, соңрак үзе дә аңа булыша башлый. Ә инде 8 нче сыйныфтан Т-40 тракторын үзе ремонтлый һәм сенаж ташый башлый. Соңрак КСК-100 һәм «Енисей» кебек комбайннарның да серенә төшенә. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ике дә уйлап тормыйча 89 нчы һөнәри лицейга «Авыл хуҗалыгы җитештерү мастеры» белгечлеге буенча укырга керә. 10 ел элек абыйсы Руслан да шушы ук лицейны тәмамлап, механик белгечлеге алган була. Иң авыр минутларында Ленар һәрчак аның белән киңәшә. Шулай итеп, районда җирдә эшләүче тагын бер механизаторлар династиясе артты.

Лицей җитәкчелеге юкка гына Л. Хөснуллинга район сабанчылар ярышында катнашырга тәкъдим ясамады. Ә Ленар исә аларның ышанычын лаеклы аклады. Тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән ярышып, яхшы күрсәткечләргә иреште. Димәк, өлкән буынга тәҗрибәле алмаш үсә. Жюри аны иң яшь катнашучы буларак билгеләп узды һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев