Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелеккә юл ачык

Татарстанда яшәгән үзен мөселман дип санаган һәр кеше Корбан гаетен билгеләп үтте. Ул көнне мөселманнар ялгызларга һәм өлкәннәргә игътибарлы булырга, якыннарына шәфкатьлелек күрсәтергә, начар гамәлләр кылмаска тырышты. Эшләгән игелекләреннән җаннары тынычланып, күңелләре пакъләнде. Ул көнне Азнакайда күп урында корбан чалынды, казаннарда кайнаган шулпа исе еракларга таралып, күңелләр күтәрелде, җиһанда бәйрәм...

Татарстанда яшәгән үзен мөселман дип санаган һәр кеше Корбан гаетен билгеләп үтте. Ул көнне мөселманнар ялгызларга һәм өлкәннәргә игътибарлы булырга, якыннарына шәфкатьлелек күрсәтергә, начар гамәлләр кылмаска тырышты. Эшләгән игелекләреннән җаннары тынычланып, күңелләре пакъләнде. Ул көнне Азнакайда күп урында корбан чалынды, казаннарда кайнаган шулпа исе еракларга таралып, күңелләр күтәрелде, җиһанда бәйрәм тантана итте. Киң күңелле диндар таныш-белешен, күрше-күләнен табын артына дәште.
"Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге коллектив исеменнән Азнакайда һәм Актүбәдә яшәүчеләр өчен корбан ашы уздырды. Гомерен нефть эшенә биргән һәм лаеклы ялга чыккач, дин юлына баскан мөэминнәр - алтмышлап кеше шәһәрнең 14нче ашханәсенә, ә актүбәлеләр (җитмеш кеше) 5 нче ашханәгә чакырылды. Азнакайда бәйрәмне ачып, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев сүзне Зәңгәр мәчетнең имам хатыйбы Нәфис хәзрәткә бирде. Актүбәдә бу изге гамәлне Рәмис хәзрәт башкарды. Ил-көнгә иминлек, бәрәкәт теләп вәгазьләр укылды. Соңыннан мөэмин-мөселманнар үзләренә шундый хөрмәт күрсәткән, бәйрәм оештырган "Татнефть" ААҖ һәм идарә җитәкчелегенә, бөтен коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игелеккә юл ачык