Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелек кылдылар

Актүбәнең Гагарин исемендәге мәдәният йортында кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү йөзеннән хәйрия акциясе узды. Анда бистә халкы, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, барлык өлкәдәге предприятие, оешмалар, эшмәкәрләр актив катнашты. Район башлыгы вазифаларын башкаручы М.Шәйдуллин П.Бирючевскийга камилләшкән коляска алу өчен 30 мең сумлык сертификат тапшырды. Актүбә бистәсе башлыгы Р.Галиева...

Актүбәнең Гагарин исемендәге мәдәният йортында кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү йөзеннән хәйрия акциясе узды.

Анда бистә халкы, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, барлык өлкәдәге предприятие, оешмалар, эшмәкәрләр актив катнашты.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы М.Шәйдуллин П.Бирючевскийга камилләшкән коляска алу өчен 30 мең сумлык сертификат тапшырды. Актүбә бистәсе башлыгы Р.Галиева мәктәпне быел тәмамлаган А.Хәйдәровага ярдәм күрсәтте. Бу көнне барлыгы 17 инвалид адреслы социаль ярдәм алды.

Акциянең девизы - "Йөрәктән - йөрәккә". Фойеда 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кулы белән ясалган кечкенә "йөрәкчекләр" сатылды, конфетлар салынган "йөрәкчекләр" инвалид балаларга бүләк ителде, акциягә өлеш кертүчеләргә дә сувенир йөрәкчекләр бирелде. Гагарин исемендәге Мәдәният йорты һәм Азнакай район-шәһәр Мәдәният йорты үзешчәннәренең концерты акциягә бәйрәм төсмере өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев