Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелек иясе

Редакциягә рәхмәт хатлары әледән-әле килеп тора. Иң еш очрый торганнары - табибларга, күрше-тирәләренә рәхмәт хисләрен үзләренең яраткан газеталары - "Маяк" аша белдерергә теләгән хөрмәтле ветераннарыбыздандыр, мөгаен. Ләкин, ни кызганыч, мондый материаллар реклама категориясенә керә һәм редакциянең реклама бүлегендә исәп-хисап ясалганнан соң гына басарга алына. Бүгенге хат Азнакай шәһәренең Октябрь урамында...

Редакциягә рәхмәт хатлары әледән-әле килеп тора. Иң еш очрый торганнары - табибларга, күрше-тирәләренә рәхмәт хисләрен үзләренең яраткан газеталары - "Маяк" аша белдерергә теләгән хөрмәтле ветераннарыбыздандыр, мөгаен. Ләкин, ни кызганыч, мондый материаллар реклама категориясенә керә һәм редакциянең реклама бүлегендә исәп-хисап ясалганнан соң гына басарга алына.
Бүгенге хат Азнакай шәһәренең Октябрь урамында үз йорты белән яшәүче, лаеклы ялга чыкканчы озын хезмәт юлын колхоз-совхозлардагы авыл хуҗалыгы техникасына ремонт ясаган "Сельхозтехника" берләшмәсенә багышлаган, ир-атлар һөнәре дип тормыйча, аккумуляторчы булып эшләгән, күптөрле бүләкләргә лаек булган Асия апа Сәетовадан.
"Гаиләбезгз килгән зур фаҗига - өлкән улымның вафаты белән бәйле рухи тетрәнүләр эзсез калмады, гомерлек хастага тарыдым - аякларым сизмәс, йөрмәс булып калды. Егерме елга якын инде урын өстендә ятам, - дип яза ул. - Рәхмәт инде ирем Индуска, кызым Сәриягә, оныгым Русланга. Алар тәрбиясендә яшим. Чакыртканда участок табиблары да килеп тора. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, берничә ай элек ялгыш аягымны җәрәхәтләдем. Авыртуын сизмәсәм дә, яра урыны каралып чыккач, табиб чакырттык. Табиб-хирург Илдус Баһаветдинов яхшылап карады, кирәкле укол, даруларга рецепт язды, киңәшләрен бирде. Аның осталыгы, шифалы куллары, игътибарлы, җылы мөгамәләсе мине тагын бер газаптан коткарып калды. Рәхмәт Сезгә, Илдус Нәүфәл улы, изгелегегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игелек иясе