Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиде кат үлчә, бер кат кис!

Мәгълүм булганча Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге рәсми тәртиптә эшсез булган һәм үзәктә исәптә торган үз эшен оештыручыларга (шәхси эшмәкәрлек яки крестьян-фермер хуҗалыгы) 58800 сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтә. Ләкин уйладың да акча алып эшкә дә керештең дигән сүз түгел. Моның өчен планлаштырылган эшчәнлегең буенча бизнес планың булырга, комиссия алдында аны...

Мәгълүм булганча Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге рәсми тәртиптә эшсез булган һәм үзәктә исәптә торган үз эшен оештыручыларга (шәхси эшмәкәрлек яки крестьян-фермер хуҗалыгы) 58800 сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтә. Ләкин уйладың да акча алып эшкә дә керештең дигән сүз түгел. Моның өчен планлаштырылган эшчәнлегең буенча бизнес планың булырга, комиссия алдында аны якларга да кирәк. Шундый комиссия утырышларының берсе чәршәмбе көнне узды.

Составында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова, эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров, мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина, КФХ ассоциациясе, салым инспекциясе, Пенсия фондыннан белгечләр булган бизнесны бәяләү буенчаэксперт советы үз эшен башлап җибәрергә нияте булганнарның фикерләрен игътибар белән тыңлап, бар шартларны да энә күзеннән уздырды, үзләренең киңәшләрен бирде. Бизнесы өметле күренгән эшмәкәрләргә, бар шартларны да карап чыкканнан соң, шул ук көнне ризалык бирелде. Комиссия әгъзалары ярдәм алырга теләүчеләрнең кайберләренә шартларны яңабаштан карап чыгарга киңәш иттеләр. Чөнки биредә кайбер үз эшләрен башлап җибәрүчеләр әйткәнчә: «Үз-үземне сынап карыйм, булса булыр, булмаса юк», - дип уйлау гына ярамый. Башлаган эшеңнең кереме булырмы, салымнарыңны һәм пенсия фондына түләп бара алырсыңмы? Барысы хакында да бабаларыбыз әйтмешли «җиде кат үлчәп бер кат кисәргә» кирәк. Башлап, әҗәткә батып, ташлаудан ни файда. Әйтик, маллар асрау өчен абзары да булмаган кешегә бозаулар алу өчен ярдәм бирү урынлы булырмы икән? Булачак эшмәкәрләрнең күбесенең азмы-күпме эше җайга салынган, бераз туплаган маясы да бар. Андыйларга әлбәттә өмет зурдан.

- Бүдәнә йомыркаларын тиз арада сатып алып бетерәләр, клиентларым күп, барысына да җиткереп булмый, чөнки ул файдалы да, дәвалау үзлегенә дә ия, - ди Лилия Гәрәйшина. - Шуңа да шушы ярдәмне алып, эшчәнлегемне тагын да җәелдереп җибәрергә исәп бар.

Куян, кош-корт, мал асрау буенча эшчәнлекләрен башлап җибәрергә теләүчеләр аеруча күп. Арада үзләренең остаханәләрен булдыру теләге белән янучы оста куллылар да бар. Эшмәкәрлек өлкәсендә сәүдә итүгә генә өстенлек бирелмичә, җитештерү сферасы киңәю аеруча куанычлы күренеш.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев