Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң яхшысы кайсысы?

Клуб хезмәткәре һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм иң яхшы җитәкчеләрне бәяләү, шулай ук тәҗрибә уртаклашу һәм мәдәни-ял өлкәсен үстерү максатларында авылларда һөнәри осталык бәйгесе үткәрелә. Аның беренче этабы сентябрьдә старт алды. Бу юлы авыл клубларының төзеклегенә, тирә-ягында чәчәкләр, агач-куаклар үсүенә, балалар, спорт һәм бию мәйданчыкларының бизәлешенә игътибар бирелде. Икенче этап Урсай...

Клуб хезмәткәре һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм иң яхшы җитәкчеләрне бәяләү, шулай ук тәҗрибә уртаклашу һәм мәдәни-ял өлкәсен үстерү максатларында авылларда һөнәри осталык бәйгесе үткәрелә.

Аның беренче этабы сентябрьдә старт алды. Бу юлы авыл клубларының төзеклегенә, тирә-ягында чәчәкләр, агач-куаклар үсүенә, балалар, спорт һәм бию мәйданчыкларының бизәлешенә игътибар бирелде.

Икенче этап Урсай авылыннан башланды. Якын-тирә авылларның клуб хезмәткәрләре урсайлыларның визиткасы, клуб чараларының рекламасы белән танышты, музыкаль осталыкларына бәя бирде. Бәйгедә катнашучы һәр авыл шушы сынауларга әзер булырга тиеш.

Конкурс октябрь ахырында тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев