Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң яхшысы – җавап бирмәү

Телефон мошенниклыгы иң төп җинаятьләрнең берсенә әйләнде. Ул көннән-көн үсеш алып, чын эпидемиягә әйләнеп бара. Безнең районда да мондый җинаятьләр арта. Узган 2011 елда Актүбә бистәсендә шундый ике очрак булган. РФ ҖКның 159нчы маддәсе (мошенниклык) буенча эш кузгатылган. Нигездә, карт һәм ышанычлы кешеләр зыян күрә, алар җинаятьчеләргә соңгы тиеннәрен дә...

Телефон мошенниклыгы иң төп җинаятьләрнең берсенә әйләнде. Ул көннән-көн үсеш алып, чын эпидемиягә әйләнеп бара.

Безнең районда да мондый җинаятьләр арта. Узган 2011 елда Актүбә бистәсендә шундый ике очрак булган. РФ ҖКның 159нчы маддәсе (мошенниклык) буенча эш кузгатылган. Нигездә, карт һәм ышанычлы кешеләр зыян күрә, алар җинаятьчеләргә соңгы тиеннәрен дә бирергә ризалар. Аек акыл белән эш итүче, игътибарлы кешеләр генә алдарлар тозагына капмый кала. Телефон мошенниклыгының берничә төре бар.

Беренче вариант: сезгә билгесез номердан түбәндәге текст белән смс килә: «Минем акчам бетте, зинһар өчен ... акча сал әле.» Кайчагында башка вариантлар да була: «Әни, минем номерым алышынды. Телефонда смс өчен генә акча калды. Миңа аз гына акча сал әле». Кыскасы, барысы да аңлашыла. Исегезгә төшерегез: сез бит бөтен якын кешеләрегезнең дә номерларын телефоныгызга керткән идегез. Димәк, якыннарыгыздан смс алганда, номер түгел, ә бәлки аларның исемнәре чыгарга тиеш. Бу номерга шалтырату файдасыз, кире алмаячаклар.

Икенче вариант. Аны «Якыныңа ярдәм ит!» дип атарга була. Иң күңелсезе. Сезгә имештер, иң якын кешегез шалтырата һәм авариягә эләгүе (кеше бәрдерткән, кулга алганнар), наркотиклар табулары (вариантлар булуы ихтимал) турында әйтә. Шунда аның трубкасын ниндидер «майор, капитан» ала һәм бу туганыгызга җинаять эше кузгатылачагы турында кисәтә. Ләкин әгәр дә сез ярты сәгать эчендә билгеләнгән номерга билгеле суммадагы акчаны күчерсәгез, эшне тыныч хәл итәргә дә мөмкин. Ни эшләргә? Әгәр дә сез хокук саклау органнары вәкилләре белән сөйләшәсез икән инде, якыныгызның нинди бүлекчәгә китерелүе, авариянең кайда булуы һәм башкалар белән кызыксыныгыз. Бу очракта иң баштан тынычланырга һәм «бәлага» юлыккан якыныгыз белән элемтәгә керергә тырышырга кирәк. Шалтыратучы абонентның хезмәт белән төзәтү учреҗдениесендә булуы да, иректә булуы да бик ихтимал. Ләкин шунысы факт: ул үзе генә түгел. Аның җинаятьтәшләре булуда шик юк.

Өченче вариант: «Сезгә бәхет елмайды!»

Смс яки оператор аша сезгә ниндидер компания яки радиостанция аша зур отыш турында хәбәр итәләр. Призны алу өчен сезгә түләү картасын алырга һәм аның кодын операторга хәбәр итәргә яки билгеләнгән счетка акча күчерергә, ә аннан соң приз артыннан килергә мөмкин. Ләкин: «Миңа нинди отыш булырга тиеш соң әле?» дигән сорау беркемнең дә башына килми.

Соңгы вакытларда нинди дә булса акцияләрдә катнаштыгызмы соң? Исегезгә төшерегез әле. Ни эшләргә? Мондый әйберләргә игътибар итмәскә, берни дә җибәрмәскә һәм берни дә сатып алмаска. Әгәр дә чыннан да лотерея откан булсагыз, сезгә һичшиксез документлар белән офиска килергә, отыш һәм призны рәсмиләштерергә кушкан булырлар иде. Исегездә тотыгыз! Активлаштыру картасын үзегезнең кәрәзле компания операторы яки үзегезгә активлаштырырга мөмкин. Аның номерын да сезнең оператор гына тәкъдим итә.

Дүртенче вариант: «Кая китә бу акча?»

Сезгә башта кәрәзле телефон аша ләкин стандарт текст белән хәбәр килә. Ул гадәттә түләү системасыннан счетны тулыландырганда килә: «На ваш счет зачислено...». Ярты сәгатьтән соң шул ук номердан сезнең исәпкә ялгыш акча күчерелүе һәм аны кире күчерүегезне сорыйлар. Исегездә тотыгыз, түләү турында мәгълүмат кәрәзле телефон аша килми. Ни эшләргә? Беркемгә дә бернәрсә дә күчермәскә.

Бишенче вариант (кредит карталары хуҗаларына):

Сезгә имештер банктан шалтыраталар һәм зур кредитыгыз түләнмәве турында әйтәләр һәм эшне хәл итү өчен эшне судка бирү турында әйтәләр. Сез югалып каласыз - кредитларыгыз юк, булса да үзвакытында түләнеп бара. Кире кага башлыйсыз. «Банк хезмәткәре» карта номерын әйтергә куша. Менә моны катгый рәвештә эшләргә ярамый. Банкыгызның контакт үзәгенә шалтыратыгыз. Анда да сездән карта номерын тулысынча сорамаячаклар максимум соңгы дүрт санны гына сораячаклар.

Алтынчы вариант: «Миңа шалтырат!»

Сезгә ниндидер озын номердан шалтыраталар һәм кинәт өзеләләр яки сез аны алырга өлгерми каласыз. Күпләребез, һичшиксез бу номерга шалтыратырга ашыга инде. Бәлки ул бик әһәмиятледер. Ә менә андый номерга кире шалтырату халыкара шалтыратулардан да кыйммәткә төшәргә мөмкин. Болар «контент» номерлар дип атала. Яки гадәти номер контентлы булып теркәлә һәм аңа булган барлык шалтыратулар да билгеләнгән бәядән тарифлана. Ни эшләргә? Таныш түгел номерларга беркайчан да кире шалтыратмаска!

Хөрмәтле азнакайлылар! Игътибарлы булыгыз! Әгәр дә шомакайлар тозагына эләккәнсез икән инде эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Район эчке эшләр бүлеге мәгълүмат төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев