Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Иң яхшы мәхәббәт аңлату» бәйгесе

Солдатка хат Синең туган ягыңнан, балачак, үсмер елларың үткән газиз авылыңнан, мәхәббәт дөньясында татлы бәхет-шатлыкларны кичергән гөлкәеңнән сиңа чуктан-чук сәлам! Син киткәч, миңа да, әти-әниеңә дә, хәтта син утырткан гөлгә дә моңсу. Вакыт туктаган шикелле булып калды. Ничек кенә тырышсам да, әле ярты гына ел үтте, ә миңа шактый гомер...

Солдатка хат

Синең туган ягыңнан, балачак, үсмер елларың үткән газиз авылыңнан, мәхәббәт дөньясында татлы бәхет-шатлыкларны кичергән гөлкәеңнән сиңа чуктан-чук сәлам!

Син киткәч, миңа да, әти-әниеңә дә, хәтта син утырткан гөлгә дә моңсу. Вакыт туктаган шикелле булып калды. Ничек кенә тырышсам да, әле ярты гына ел үтте, ә миңа шактый гомер үткән кебек тоела.

Бик сагынам мин сине! Ләкин кайт димим, егетлегеңне күрсәтергә тиеш син. Әмма нәрсә генә булмасын, мине онытма! Син минем йөрәк тибешем сыман, һәрвакыт янымда. Бик кадерле шул син миңа! Күктәге йолдызларны санап, кояш чыгуын карап көтәм мин сине.

Ә хәзергә хуш, сау булып тор! Исән-имин әйләнеп кайт! Синнән җавап хаты көтеп калам.

Резеда Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Иң яхшы мәхәббәт аңлату» бәйгесе