Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү көне турында азнакайлылар фикере

Җиңү көне якынлаша. Миллионлаган гомерләрне алып киткән бу сугыш турында соңгы елларда төрле фикерләр яңгырый. Ата-бабаларыбыз даны онытылмаганмы? Хәзерге буын ул чорлар турында нинди фикердә? Йөрәкләрдә туган илгә мәхәббәт хисе дөрлиме? Әлеге сораулар белән азнакайлыларга мөрәҗәгать иттек. Гүзәлия, 30 яшь: - Бүгенге тыныч тормыш өчен мин сугыш һәм тыл ветераннарына...

Җиңү көне якынлаша. Миллионлаган гомерләрне алып киткән бу сугыш турында соңгы елларда төрле фикерләр яңгырый. Ата-бабаларыбыз даны онытылмаганмы? Хәзерге буын ул чорлар турында нинди фикердә? Йөрәкләрдә туган илгә мәхәббәт хисе дөрлиме? Әлеге сораулар белән азнакайлыларга мөрәҗәгать иттек.
Гүзәлия, 30 яшь:
- Бүгенге тыныч тормыш өчен мин сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтлемен. Безнең гаилә өчен Җиңү көне - зур бәйрәм, ел саен Мәңгелек ут янында тантаналы митингта катнашабыз. Бу сугыш турында киләчәк буын онытмасын иде. Тарихны никадәрле үзгәртергә тырышсалар да, илебез данын бернинди ялганнар да керли алмас.
Лилия, 27 яшь:
- Мин - китапханәче, мәктәп елларыннан ук патриотик эш белән шөгыльләнәм. Күптән түгел китапханәбездә ветеран белән очрашу узды. Өлкән сыйныф укучылары аның сөйләгәннәрен дикъкать белән тыңладылар, үз күңелләре аша уздырдылар. Районда, кызганычка каршы, сугыш ветераннары бик аз калды. Сугыш турында киноларны яратып карыйм, әмма элек төшерелгәннәре ничектер күңелгә ныграк үтешле. илебезгә башка андый кайгылар килергә язмасын. Елдан-ел Җиңү көне шәһәребездә матуррак итеп үткәрелә. Мин туган җиремне, Азнакаемны бик яратам, аның тыныч тормышта гөрләп чәчәк атуын телим.
Роза, 25 яшь:
- Быел, иң беренче чиратта, әби белән бабай янына кайтып, аларны бәйрәм белән тәбрикләргә җыенабыз, дәү әби белән бабайны искә алачакбыз. Мин сугыш күрмәдем, әмма "сугыш" сүзе үк йөрәккә шом сала. Җиңү яулаучылар алдында без мәңгелек бурычлы.
Илнур Зиннур улы,
62 яшь:
- Әтиебез - сугыш ветераны, аның каберенә барган саен, бүгенге тыныч, матур тормышыбыз өчен күңелебездән рәхмәт әйтәбез. Фашистларның кешеләрне ничек җәберләвен, җәзалавын кинолардан күреп, җаннар тетрәнә. Улым да сугыш турында күп укый, кызыксына. Батырлар даны мәңгелек дип исәплим. Илебез гомер бакый көчле булды, алга таба да үзебезне ышанычлы итеп тоеп, тыныч тормышта яшәргә язсын.
Сораштырды :
Зөлфия ХӘМИТОВА,
Азнакай 2 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү көне турында азнакайлылар фикере