Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Бәйге кызганнан-кызды Кояш көннән-көн ныграк кыздыра. Урамнардан ашыга-ашыга гөрләвекләр ага. Бар җиһан яңарыш кичергән нәкъ менә шушы чорда, яңа көн туу белән бәйле булган борынгыдан килгән Нәүрүз бәйрәмен уздыру районыбызда матур традициягә әйләнде. - Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул игелек аның үзенә дә кайтачак, -...

Бәйге кызганнан-кызды

Кояш көннән-көн ныграк кыздыра. Урамнардан ашыга-ашыга гөрләвекләр ага. Бар җиһан яңарыш кичергән нәкъ менә шушы чорда, яңа көн туу белән бәйле булган борынгыдан килгән Нәүрүз бәйрәмен уздыру районыбызда матур традициягә әйләнде.

- Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул игелек аның үзенә дә кайтачак, - диләр күпне күргән бабаларыбыз.

Бу көнне шәһәребездә оештырылган Нәүрүз бәйрәме әнә шулай игелектән генә торды. Район һәм шәһәр Мәдәният йорты каршында иртәдән үк ярминкә гөрләде. Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җирле эшмәкәрләр, сәүдә оешмалары мул итеп итен, балын-маен, камыр ризыклары китергәннәр. Барысы да арзан гына бәядән. Кыскасы, җаның ни тели - бар да бар.

- Сигез меңлек продукция саттык. Кичә генә суйган тавыкларыбызны бик яратып алдылар, - ди Дилбәр ханым Мөҗипова.

Әнә, «Стәрле» ҖЧҖ машина будкасы янына да халык җыйналган. Сөт, үз җирлегебездә җитештерелгән көнбагыш маен халык бик яратып алды. Үзебезнеке тәмле дә, файдалы да шул. Бер читтә умартачыларыбыз тезелеп киткән: Гомәровлар шәхси ярдәмче хуҗалыгы, Ишкәйдән Дәбихуллиннар, башкорт якларыннан килгән Азат Миннуллин. Балның йөз төрле чирдән дәва икәнен белгән халык мәш килә. Умартачылар бал гына түгел, әллә никадәр дарулар да ясаганнар:

- Менә бу кортларны спиртка салып, төнәтсәң, аяклар сызлаганнан бер дигән дару була, - дип аңлата Ишкәйдән Нәзифә апа.

Бер почмакта апа-агайлар көлеше-көлешә кайнар чәй эчәләр.

- Карга боткасы, карга боткасы! Сыйланмый китмәгез! - ди-ди мәктәп туклану комбинаты кызлары ботка белән сыйлыйлар. Карамалылар исә газ плитәсендә чыҗ-чыҗ коймак пешерә. Тәмле сый, якты йөз. Ничек инде сыйланмый китәсең.

Бала-чага җигүле ат тирәсендә кайнаша. Бәйрәмгә килеп, ат арбасына утырып йөрми кайтып китмәссең бит инде.

Мәйдан һәм бәйрәм үзәгендә һәр елдагыча - Мәдәният йорты үзешчәннәре. Театраль тамаша, җыр, бию, нәфис сүзләре белән алар бәйрәмгә ямь өстәүче төп бизәк. Фирзәр Мортазинның моңлы җырлары халык күңеленә аеруча ошады.

Яз килә. Иген орлыкларын кабул итәргә әзерләнеп, басулар өлгерә. Әйе, алда зур эшләр көтә. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин халыкны тәбрикләп, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуның иң җитди, төп бурычларыбызның берсе булуын ассызыклады.

...Мәйдан уртасында янып көлгә әйләнгән карачкы белән бергә барлык начарлыклар да янып юкка чыкты, күңелләр тагын да сафланып, чистарып калгандай булды. Яңа уңышлар, шатлык-сөенечләре белән килсен яз!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев