Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәтерләрдән җуелмас

Синең кешеләрең, Азнакай! Миргалим Әхмәдиев 1910 елда Мәлбагыш авылында туа. Ул чордашлары арасында иң активлардан берсе була. 1928 елда хәрби хезмәткә чакырылып, Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышта катнаша. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына. Башта Сталинградны фашистлардан азат итүдә, аннары Курск дугасы сугышларында катнаша. Якыннары аның үлеме хакында...

Синең кешеләрең, Азнакай!

Миргалим Әхмәдиев 1910 елда Мәлбагыш авылында туа. Ул чордашлары арасында иң активлардан берсе була. 1928 елда хәрби хезмәткә чакырылып, Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышта катнаша. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына. Башта Сталинградны фашистлардан азат итүдә, аннары Курск дугасы сугышларында катнаша. Якыннары аның үлеме хакында ике тапкыр хәбәр ала. Әмма күп үлемнәрдән калып, беренче группа инвалид булып 1943 елда туган якларына әйләнеп кайта. Бераз тернәкләнүгә, аны Тымытык районы башкарма комитетына райплан рәисе итеп билгелиләр. Азнакай районына нигез салуда да зур өлеше керә - аны яңа оештырылган районның башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп куялар. Миргалим Әхмәди улы җиң сызганып халык хуҗалыгын торгызуга, аны үстерүгә алына.

1960 елда, партия кушуы буенча, туган авылы Мәлбагышка Ленин исемендәге колхоз рәисе итеп җибәрелә. Ул җитәкчелек иткән чорда авыл үсә, яңара, терлекчелек һәм игенчелектә продукция җитештерү югары темп ала, халыкның тормыш-көнкүреше сизелерлек яхшыра.

1965 елда районда беренче МСОга да (колхозара төзелеш оешмасы) ул нигез сала. Әлеге оешма Мәлбагыш, Чалпы, Чәкән, Карамалы авылларында мөгезле эре терлекләр өчен, "Коммунизмга" колхозында дуңгызчылык комплексы, Тымытык һәм Чалпыда мәдәният йортларын сала.

Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры, күпсанлы Мактау грамоталарына, медальләргә ия, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәс, көчле рухлы Миргалим Әхмәди улы әнә шулай район тарихында үз эзен калдырды.

Лаеклы ялга чыккач та кул кушырып ятмады - партия үтенече буенча СПТУ-89ны үз кураторлыгына алды. Яшь буынны хезмәт сөючән, һәр эштә актив булырга, тормышта үз урыннарын табарга өйрәтте.

Шәһәребезнең ул яшәгән урамы аның исемен йөртә. Без, элеккеге хезмәттәшләре, шәкертләре аның белән чиксез горурланабыз, сагынып искә алабыз, якты истәлеген хәтерләрдә кадерләп саклыйбыз.

Миргасим Кәримов, район ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев