Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәтер көне

14 октябрь көнне район-шәһәр Мәдәният йортында Казан ханлыгы җимерелүнең 459 еллыгына һәм аны саклап шәһит киткән ерак әби-бабаларыбыз рухына багышланган Хәтер көне үткәрелде. Аны районыбыз имам-мөхтәсибе хаҗи Әмирҗан хәзрәт ачты. Ул 1552 елда дәүләтчелегебезне яклаучылар рухына Коръән чыкты, вәгазь укыды. Бер минутлык тынлыктан соң, Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә образында нәфис...

14 октябрь көнне район-шәһәр Мәдәният йортында Казан ханлыгы җимерелүнең 459 еллыгына һәм аны саклап шәһит киткән ерак әби-бабаларыбыз рухына багышланган Хәтер көне үткәрелде.

Аны районыбыз имам-мөхтәсибе хаҗи Әмирҗан хәзрәт ачты. Ул 1552 елда дәүләтчелегебезне яклаучылар рухына Коръән чыкты, вәгазь укыды. Бер минутлык тынлыктан соң, Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә образында нәфис сүз остасы Земфира Кашапова, яшь тальянчылар ансамбле чыгыш ясады. Шәһит киткәннәр хәтеренә багышлап иҗат ителгән "Тәңрем" җырын Ландыш Шәрәфиева башкарды. Районыбыз авылларының ерак тарихын өйрәнүче һәм халыкка җиткерүче әдип Марсель Гариповның "Хәтер яши йөрәкләрдә" исемле иҗат кичәсе Хәтер көненең дәвамы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев