Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле нефтьчеләр, ветераннар,азнакайлылар, район кунаклары!

«Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үземнең исемнән нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм! Нефть табу республика, район һәм шәһәрнең икътисади потенциалында төп юнәлешләрнең берсе булып тора. «Азнакайнефть» идарәсе коллективы тотрыклы рәвештә елына 3 миллионнан артык нефть таба. Агымдагы елның 8...

«Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үземнең исемнән нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм!
Нефть табу республика, район һәм шәһәрнең икътисади потенциалында төп юнәлешләрнең берсе булып тора. «Азнакайнефть» идарәсе коллективы тотрыклы рәвештә елына 3 миллионнан артык нефть таба. Агымдагы елның 8 айлык йомгаклары буенча 2 млн. 325 мең тоннадан артык, шул исәптән планнан тыш 54 мең тонна нефть табылган. «Татнефть» ААҖнең еллык күрсәткечләрендә безнең идарәнең өлеше 13%тан артык.
Бу уңышларның нигезендә промыселчы, геолог, икътисадчы, технолог, механик, электрчы, ремонтчы, автоматчы һәм барлык төр коллектив җитәкчеләренең фидакарь хезмәте ята. Нефтьчеләр һәрвакыт районның социаль өлкәсен тәэмин итү һәм үстерүне кайгыртуны үз өсләренә алдылар. «Татнефть» ААҖ элек-электән югары технологияле һәм социаль юнәлешле компания булып килде һәм шулай дәвам итә. «Татнефть» тарафыннан район һәм шәһәрнең социаль объектларына зур чыгымнар салынды. Даими ярдәме һәм булышлыгы өчен «Татнефть» ААҖ генераль директорына зур рәхмәт.
Нефтьчеләребез, белгечләр һәм гомумән бөтен «Азнакайнефть» колективына намуслы хезмәтләре, «Татнефть» идеалларына тугрылыклы булулары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. «Кара алтын» табуда нефтьчеләр белән бергә иңгә-иң куеп эшләүче тиңдәш предприятиеләр, бюджет һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр - төзүчеләр, транспортчылар, укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм башкаларның да тырыш хезмәтен билгеләп үтми мөмкин түгел.
Барчагызга да ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, мәңге сүнмәс тормыш энергиясе теләп калам.
Рәзиф ГАЛИМОВ,«Азнакайнефть» идарәсе начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле нефтьчеләр, ветераннар,азнакайлылар, район кунаклары!