Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле азнакайлылар!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Җиңү көне - илебезнең һәр кешесе өчен изге бәйрәм. Ул зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Азнакайдан гына да дошманга каршы көрәшкә ун меңнән артык кеше китте, шуларның алты...

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Җиңү көне - илебезнең һәр кешесе өчен изге бәйрәм. Ул зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Азнакайдан гына да дошманга каршы көрәшкә ун меңнән артык кеше китте, шуларның алты меңнән артыгына туган нигезләренә кире әйләнеп кайту насыйп булмады.
Сугыш чоры балаларына һәм тыл хезмәтчәннәренә бик күп авырлыкларны үз җилкәләрендә кичерергә туры килде. Сез ачлык һәм ялангачлык, якыннарны югалту, ачы язмыш авырлыкларына бирешмәдегез. Колхоз-совхозларда, төзелешләрдә фидакарьләрчә хезмәт куеп илебез, республикабыз һәм районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керттегез.
Фашизмны җиңү - барча кешелек өчен онытылмаслык сабак. Дөньяның төрле почмакларында әледән-әле канлы бәрелешләр чыгып торган бу заманда, җиңүчеләр буыны саклап калынган гомумкешелек кыйммәтләрен яклау - безнең изге бурычыбыз.
Күп хәсрәтләр кичергән җиребезгә тынычлык һәм азатлык алып килүчеләргә мәңгелек дан! Кадерле ветераннарыбызга исәнлек-саулык, иминлек, барлык азнакайлыларга - тынычлык һәм бәрәкәтле тормыш телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле азнакайлылар!