Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле азнакайлылар!

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! 12 июнь - илебезнең яңа тарихында аерым дата. Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. Россия үзенең регионнары белән көчле. Татарстан...

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! 12 июнь - илебезнең яңа тарихында аерым дата. Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. Россия үзенең регионнары белән көчле. Татарстан - илнең динамик төстә үсүче субъектларының берсе. Без сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше, инвестицияләр җәлеп итү, торак төзелеше күрсәткечләре буенча алдынгы позицияләрне тотрыклы саклап киләбез. Булганны югалтмау, тагын да югарырак максатларга ирешү өчен безгә кадәр тупланган бай тәҗрибә, рухи кыйммәтләр, туган илгә, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, кечкенәләрне кайгырту кебек сыйфатларны яшь буынга түкми- чәчми таныту зарур. Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да гомумдәүләт бәйрәме белән котлыйм. Йортларыбыз - имин, илләр тыныч булсын.

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев