Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтләү дә булды, бурычлар да билгеләнде

Район үзәк сырхауханәсе коллективының күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә, шуңа да администрация Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә аеруча тантаналы төсмер бирергә, истәлекле итәргә тырыша. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Әдел Вафин балалар сырхауханәсендә ачылган сөт кухнясы белән дә танышты. Бирегә һәр 5 көн саен Яшел Үзән сөт комбинатында сабыйлар өчен җитештерелгән сөт ризыклары...

Район үзәк сырхауханәсе коллективының күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә, шуңа да администрация Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә аеруча тантаналы төсмер бирергә, истәлекле итәргә тырыша.

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Әдел Вафин балалар сырхауханәсендә ачылган сөт кухнясы белән дә танышты. Бирегә һәр 5 көн саен Яшел Үзән сөт комбинатында сабыйлар өчен җитештерелгән сөт ризыклары китерелә. Аларны саклау һәм хезмәт күрсәтү өчен бөтен шартлар һәм уңайлыклар да тудырылган. Әниләр, медперсонал кухняның балалар сырхауханәсендә урнашуы белән тагын да уңайлы булуын әйтеп, гомумән, үзләре һәм сабыйлары турында шундый кайгырту күрсәткәннәре өчен республика, район җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бу юлы хезмәт ветераннарын Яшьләр үзәгенә җыйдылар. Шәфкать ияләренең зур коллективында җырга-моңга сәләтлеләр күп, артистларны читтән эзләп йөрисе дә юк. Әнә шулай үз хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән матур концерт котлаулар белән үрелеп барды. ТР Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрының беренче урынбасары Әдел Вафин, Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, баш табиб Айдар Шәмсетдинов тәбрикләү сүзендә ил-көн яңалыклары, республикада, районда, шәһәрдә социаль өлкәдә, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә алып барылган эшчәнлеккә тукталдылар, әлбәттә, гүзәл затларны бәйрәмнәре белән котлап изге теләкләр ирештерелде, коллектив уңышларында зур өлешен керткән, хәзер дә иҗтимагый активлык күрсәткән бер төркем ветераннарга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шул ук көнне район медицина Советының еллык хисап җыелышы да узды. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов 2011 елгы нәтиҗәләр һәм быелга коллектив алдында торган бурычлар хакында доклад белән чыкты.

Докладтан күренгәнчә, җирлегебездә үлем-китемнәр соңгы елда кимегән. Бер үк вакытта балалар туу да арта. Димәк, демографик хәл яхшыруга таба. Айдар Хәләфетдин улы эшкә сәләтлеләр арасында йөрәк-кан тамыры авырулары белән бәйле үлемнәрнең, туберкулез, венерик авыруларның кимүен ассызыклады. Кызганычка каршы, яман шеш авыруларының үсеше күзәтелә. Травмалардан зыян күрүчеләр байтак. Районыбызда үз-үзенә кул салу очраклары күбәйгән. Бу мәсьәлә ведомствоара комиссия утырышларының да төп темасына әверелгән.

Демографияне яхшыртуга юнәлтелгән, "Тәмәкесез тормыш" районкүләм программалары үтәлеше дә яктыртылды докладта. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту буенча юнәлешле эш алып барыла. Бу хакта район газетасы да даими яктыртып килә. Соңгы казанышларның берсе - модульле стоматология кабинетын гына алыйк. Аның нәтиҗәлелеге сырхауханә адресына, "Маяк" редакциясенә авыл халкыннан килгән рәхмәт хатларында ачык чагыла.

Әлбәттә, сәламәтлек саклау өлкәсендә хәл итәсе проблемалар да бар. Иң "авырткан җир" - тар белгеч табибларның җитмәве, медицина җиһазларының 70 проценты тузган, яңартуны таләп итә, халык арасында профилактик эшчәнлекне дә активлаштыру сорала...

Доклад буенча фикер алышуларда катнашып, ашыгыч ярдәм хезмәте җитәкчесе Рашат Хуҗин, Тымытык амбулаториясе мөдире Рамил Зарифуллин эшчәнлекләре турында хисап тотты, проблемаларны барлады.

Район башлыгы вазифалаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин районыбыз кураторы ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка Азнакайда сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә зур ярдәме өчен рәхмәтен белдерде, соңгы елларда барган үзгәреш-яңалыкларны бәян итте. Министрның беренче урынбасары Әдел Вафин экранда барган республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары хакындагы фильмны комментарияләде. Татарстан халык саны арту буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Узган ел республикада 50,8 мең сабый туган. Бу - соңгы 19 елдагы иң зур күрсәткеч, шул исәптән Азнакай районында да үзгәрешләр уңайга. Әдел Юныс улы республикада төзелгән һәм тиздән ишекләрен ачачак дәвалану үзәкләре хакында сөйләп узды, гомумән, сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүнең алга таба да дәвам итәчәген әйтте. Киләчәккә планнар шактый зурдан. Шуларның янә берсе - Азнакай "Нефтемаш" заводында модульле ФАПлар җитештереп, Татарстанның авыл җирлегендә яшәүчеләренә медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшыртуга ирешү.

Җитәкчелеккә сораулар да булды һәм һәркайсына тәфсилле җаваплар алынды.

Хезмәттәге уңышлары өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләнүләр кабул иткән бер төркем табиблар, шәфкать туташларын тәбрикләү җыелышның иң тантаналы мизгелләре булып, аңа бәйрәм рухы өстәде.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев