Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хокук саклауга багышланган гомер

Фәймә Шәйдуллинаның бөтен хезмәт юлы хокук саклау органнары белән бәйле. Бөгелмә шәһәре кызы бу якларга килен булып төшә һәм Азнакай эчке эшләр бүлегенә эшкә керә. 1975 нче еллар була ул. 1981 нче елда Азнакай район һәм шәһәр прокуратурасына күчә һәм лаеклы ялга чыкканчыга кадәр канцелярия мөдире булып эшли. 31 ел...

Фәймә Шәйдуллинаның бөтен хезмәт юлы хокук саклау органнары белән бәйле. Бөгелмә шәһәре кызы бу якларга килен булып төшә һәм Азнакай эчке эшләр бүлегенә эшкә керә. 1975 нче еллар була ул. 1981 нче елда Азнакай район һәм шәһәр прокуратурасына күчә һәм лаеклы ялга чыкканчыга кадәр канцелярия мөдире булып эшли. 31 ел прокуратурада фидакарь хезмәт куйган Фәймә Гаит кызы үзе тере тарих.

- Иң беренче елларны прокурор Баян Кунафин белән эшләдем. Аннан Николай Патшин, Тимур Йосыпов, мәрхүм Фәрһад Зиннәтуллин, Фәнис Сәлимов, Илшат Нәҗмиев җитәкчелегендә хезмәт куйдым. Прокурор урынбасарлары Екатерина Мартынюк, Равил Усманов һәм башкалар белән үзара ярдәмләшеп, уртак тел табып, бик тату эшләдек. Вазифамны бик яратып башкардым. Шушы юлны сайлавыма бер дә үкенмим, - ди ул.

Ник бер авырыксыну, зарлану сүзе булсын. Ә бит аның һөнәре искиткеч төгәллек, җаваплылык, түземлек сорый. Документларның төгәллеге, пөхтәлеге, архив эшләре... Кыскасы, тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләр. Замана искиткеч тизлек белән алга омтыла. Техника, эш алымнары үзгәрә тора, барысын да үзләштерергә кирәк. Фәймә Гаит кызына да баштан механик машинканы, аннан электрга тоташтырылганын, ә инде олыгайган көннәрендә заманча компьютерларны да үзләштерергә туры килә. "Театр кием элгеченнән башлана", дигән кебек, үз гозерләре белән килгән кешеләр дә әүвәл Фәймә ханыма керә. Барысын да якты йөз белән каршылап, ярдәм кулын суза ул.

Аның тырыш һәм намуслы хезмәте югары бәяләнә. Фәймә Шәйдуллина күп тапкырлар Татарстан Республикасы прокуратурасының Мактау грамоталарына, күпсанлы бүләкләренә лаек була.

Фәймә Шәйдуллина гаиләсендә уңган хуҗабикә, бер кызы һәм ике улы өчен сөекле әни. Яңа елга аяк баскан көннәрдә бар гомерен хокук, иминлек саклауга багышлаган ханымның теләкләре дә изге:
Һәр гаиләгә иминлек, тынычлык, бәрәкәт телим, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев