Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хокук бозулар профилактикасы буенча тәҗрибә уртаклаштылар

24 гыйнварда Азнакай 7 нче урта мәктәбендә узган зона семинарында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Семинар эшендә мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Э.Зарипова, Азнакай эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы, полиция капитаны Л.Сәлимгәрәев, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын...

24 гыйнварда Азнакай 7 нче урта мәктәбендә узган зона семинарында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Семинар эшендә мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Э.Зарипова, Азнакай эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы, полиция капитаны Л.Сәлимгәрәев, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре З.Садыйкова, халыкны социаль яклау идарәсе белгече Э.Мәрданшина катнашты һәм районда балалар арасында җинаятьчелекнең торышы, тормыш хәле авыр һәм социаль имин булмаган гаиләләрне исәпкә алу тәртибе белән таныштырды.

7 нче мәктәп педагоглары бу юнәлештә балалар һәм ата-аналар белән эшләүнең төрле алымнарын (диспут, уен-сәяхәт, мини-лекция, эшлекле уен, сорау-җавап кичәләре, түгәрәк өстәл һ.б) күрсәттеләр.

Семинарда катнашучылар барлык профилактика системасы органнарының уртак тырышлыгы белән генә уңышка ирешеп була дигән фикергә килделәр.

Нәфисә Шәфыйкова, мәгълүмати-методик үзәк методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев