Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәл итмәслек проблема юк

Җитәкчеләр, депутатлар халык белән ешрак очрашса, булган проблемаларны уртага салып, фикер алышса, аларны чишү дә бермә-бер җиңеләер иде. Узган атнада район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге әнә шундый төркем яшәүчеләр белән очрашып кына калмыйча, һәр йортка барып, хәтта фатирларга кереп, аларның борчу-тәкъдимнәре белән танышып йөрде. Тансыклаган икән халык мондый...

Җитәкчеләр, депутатлар халык белән ешрак очрашса, булган проблемаларны уртага салып, фикер алышса, аларны чишү дә бермә-бер җиңеләер иде.

Узган атнада район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге әнә шундый төркем яшәүчеләр белән очрашып кына калмыйча, һәр йортка барып, хәтта фатирларга кереп, аларның борчу-тәкъдимнәре белән танышып йөрде. Тансыклаган икән халык мондый очрашуларны, эченә җыелганны түкте дә салды. Сорау-борчуларның күпчелеге, торак-көнкүреш шартлары белән бәйле булса да, яшәүчеләрнең милиция, сәламәтлек саклау, мәгариф оешмалары җитәкчеләренә дә гозерләре булмый калмады.

Бүгенге маршрут - «Безнең йорт» ТСЖга караган йортлар. Баһаветдинов урамы 6 нчы йортта яшәүчеләр күптән түгел генә капиталь ремонт булуга да карамастан (эшләр башкаручы «Азнакай инженерлык челтәре» ҖЧҖ), йорт фундаментының яргаланып бетүеннән зарландылар. Ә менә Ленин урамы 7 нче йортта яшәүчеләрнең түшәмнәрендәге ярыклардан котлары очып тора.

-Түшәмнәр ярылып киткәч, идәнгә каты басып йөрергә дә куркыныч, - ди Сания ханым.

- Биредә бик күптән капремонт булганы юк, - ди беренче катта яшәүче Галия апа. - Йорт фундаментлары төзек булмау сәбәпле, йортта һәрчак салкын һәм үтәли җил. Диварлар дымланып тора.

Ленин урамы 17 нче һәм 19 нчы йортларда яшәүчеләр өчен дә хас проблемалар бу. Алар да йортларга күптәннән капиталь ремонт кермәүдән зарланалар. Йортлар бик нык тузу сәбәпле, белгечләр ремонтка кадәр ныклы тикшерү кирәклеген әйттеләр. Язын кар эрегәндә түбәләрдән су ага. Бу йортларда яшәүчеләрнең үзәгенә үткән тагын бер проблема: ул канализация. Нәкъ менә канализация челтәре дөрес эшләмәү сәбәпле, яшәүчеләр фатирларда даими ис булудан зарланалар:

- Хезмәткәрләр килеп чиләкләп шакшы түктеләр, - дип сөйли 19 нчы йортның беренче катында яшәүче Расиха апа.

6 нчы фатирда яшәүче Хәтирә апа балконына кар суы агуыннан зарланды.

Яшәүчеләр шулай ук балалар мәйданчыгын, тротуарларны төзекләндерү; хуҗасыз этләр; яшьләрнең кичен тавышланып йөрүенә дә борчылып алдылар.

-Хәл итмәслек проблема юк. Бары тик халык белән ешрак аралашырга кирәк, җитәкчеләрнең үз эшләренә җаваплы караулары таләп ителә, - диде Марсель Зөфәр улы.

Яшәүчеләр төрле комиссияләр килеп, тикшереп-тикшереп тә эшнең урыннан кузгалмавыннан тәмам гарык. Район башлыгы вазифаларын башкаручы М.Шәйдуллин шәхсән үзе катнашкан әлеге очрашуда күтәрелгән проблемалар коры сөйләшү генә булып калмас кебек. Чөнки аларның күбесе җаваплы өлкәдә эшләүче җитәкчеләр, белгечләр белән берлектә урында ук хәл дә ителә барды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев