Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәл ителмәслек мәсьәләләр юк

Район җитәкчелеге шәһәр халкы белән кабат очрашу уздырды. Монда "Восход" торак-милек ширкәтенә кергән йортларда яшәүчеләр катнашты. Кешеләр шактый күп килгән иде. Катлаулы сорауларга җавап бирү дә берничә сәгатькә сузылды. ТСЖ җитәкчесе Минзаһит Зиякаев узган елларда башкарылган эшләр белән таныштырганнан соң, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Халыкны борчыган сорауларның берсе, әлбәттә, суга...

Район җитәкчелеге шәһәр халкы белән кабат очрашу уздырды. Монда "Восход" торак-милек ширкәтенә кергән йортларда яшәүчеләр катнашты. Кешеләр шактый күп килгән иде. Катлаулы сорауларга җавап бирү дә берничә сәгатькә сузылды.
ТСЖ җитәкчесе Минзаһит Зиякаев узган елларда башкарылган эшләр белән таныштырганнан соң, киләчәккә планнар белән уртаклашты.
Халыкны борчыган сорауларның берсе, әлбәттә, суга ОДН күләмен билгеләү булды.
-ОДН күләмен ничек тә минимальләштерергә кирәк. Бүгенге көндә торак хуҗалык ширкәтләре халык белән эшләми. Яңа законннар тиешенчә аңлатылмый. ТСЖ җитәкчеләре һәр йортта булырга, кайсы йортта кем яшәгәнен белергә, контроль алып барырга тиеш. Мондый җыелышларны һәр күп фатирлы йортта алып барырга кирәк. Ә кемнеңдер өлешенә кереп, су урлаган кешеләргә җәза катгый булачак, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Подвалларга ут үткәрү, Хәсәнов урамы 21 йорт каршындагы җимерелеп килүче бина, капиталь ремонт мәсьәләләре дә күтәрелде. Халыктан кергән сорауларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов, бердәм хисаплау үзәге җитәкчесе Марат Авзалов һәм башкалар тулы җаваплар бирде.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәл ителмәслек мәсьәләләр юк