Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәттәшебез Гүзәл Тимбакова игезәкләр алып кайтты

Тарихи истәлекләргә бай 22 апрель көне быел безнең "Маяк" газетасы редакциясе, алай гына түгел, район, республика өчен дә матур вакыйгасы белән тарихка кереп калды. Ни дисәң дә, игезәк бәбиләр көн дә туып тормый. Хезмәттәшебез Гүзәл берьюлы кыз һәм малай табып, бу көнне алар тантаналы шартларда әти-әниләре кулына тапшырылды. Әнә, апайларын...

Тарихи истәлекләргә бай 22 апрель көне быел безнең "Маяк" газетасы редакциясе, алай гына түгел, район, республика өчен дә матур вакыйгасы белән тарихка кереп калды. Ни дисәң дә, игезәк бәбиләр көн дә туып тормый. Хезмәттәшебез Гүзәл берьюлы кыз һәм малай табып, бу көнне алар тантаналы шартларда әти-әниләре кулына тапшырылды.


Әнә, апайларын күрергә инде зар-интизар булып Тимбаковларның тәүге бәхете - "олы абый" Әмир йөгереп йөри. Тантанага гаиләнең якын кешеләре, туганнары, дуслары, коллегалары җыелган. Матур биләүләргә биләнгән сабыйларны бала тудыру йорты хезмәткәрләре әти-әни кулына тапшыруга, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова тантананы ачып җибәрде:


- Яңа кеше туу - олы бәхет ул. Балалар - нәсел-ыруыбызның дәвамы, картаймыш көнебездә ышаныч, таянычыбыз. Сабыйларның дөньяга аваз салуы - аңлатып бетерә алмаслык зур бәхет. Бала үстерү җиңел эш түгел, бигрәк тә игез балаларны, әлбәттә, мәшәкатьләр дә күп булыр, әмма алда тагын да зуррак, сөенеч-шатлыклар көтә: беренче теш чыгу, тәүге адымнар, әти-әни дип дәшүләр, беренче хезмәт хакыннан бүләккә чәчәк бәйләме, күчтәнәчләр ...


Гүзәл белән Азат нарасыйларына Сәид һәм Сафина исеме кушканнар. Аларның туу акты законлаштырылганнан соң, таныклыклар тапшырылды. Йомшак төргәк эчендәге сабыйлар бу мизгелләрнең үзләре өчен бик мөһим, тантаналы булуын аңлагандай, бернинди тавыш бирми, тын гына колак салып, рәхәтлектә изрәп яталар.


Яшь әти белән әнине котлап коллегалары сүз ала. Гүзәл хезмәт куйган "Маяк" газетасы коллективы дәррәү купкан. Һәркайсы теләген ирештерергә ашыга. Барсының да ахыргы мәгънәсе бер:


-Игезәкләр туу - гаилә өчен сөенечле дә, мәшәкатьле дә. Гаиләгезне тагын бер малай һәм кызга арттырып, сез район, республиканың демографик хәл торышына үз өлешегезне өстәдегез. Безнең редакция тарихында да истәлекле вакыйга бу. Һәр сабый дөньяга үз ризыгы, үз бәхете белән туа. Аларның кадерен белегез. Ә без, мөмкинлектән чыгып, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзербез.
Тимбаковларга коллектив исеменнән бүләкләр тапшырыла.


Бүләк-котлаулар күп булды. ЗАГС җитәкчесе, коллегалары, ике якның да әниләре, якыннары, дуслары Гүзәл белән Азатны котлап иң изге теләкләрен ирештерделәр.


Әйе, ни генә дисәң дә, балалы өй - иң матур, нурлы өй. Игезәкләр өстәлеп, күп балалы гаилә исеме алган Тимбаковларда да сабыйлар тавышы тынып тормасын, нарасыйлар балачак бәхетендә коенып, әти-әниләре аларның һәр адымы, һәр уңышы өчен сөенеп, бәрәкәттә, иминлектә, тигезлектә яшәргә язсын!


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәттәшебез Гүзәл Тимбакова игезәкләр алып кайтты