Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәте белән хөрмәтле коллектив

Нефть һәм газ сәнәгате көне алдыннан "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ җитәкчелеге коллективның җитештерү алдынгыларын һөнәри бәйрәм тантанасына җыйды. Ул шәһәр-район Мәдәният йортында узды. Наил АБДУЛЛИН Җыен делегатларын һөнәри бәйрәмнәре белән җәмгыятьнең башкаручы директоры Илдар Маннапов тәбрикләде, агымдагы елның сигез аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады. "Җир катламнарыннан чыгарылган кара алтынның һәр тамчысында сезнең...

Нефть һәм газ сәнәгате көне алдыннан "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ җитәкчелеге коллективның җитештерү алдынгыларын һөнәри бәйрәм тантанасына җыйды. Ул шәһәр-район Мәдәният йортында узды.
Наил АБДУЛЛИН

Җыен делегатларын һөнәри бәйрәмнәре белән җәмгыятьнең башкаручы директоры Илдар Маннапов тәбрикләде, агымдагы елның сигез аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады. "Җир катламнарыннан чыгарылган кара алтынның һәр тамчысында сезнең дә лаеклы өлешегез бар", - диде ул.
Чыннан да, капиталь ремонтчыларның горурланырлык эшләре, киләчәккә төпле ышанычлы үз юнәлешләре бар. Быелның узган сигез аенда гына да биредә нефть һәм газ чыгару идарәләре заказы буенча 790 скважина, шул исәптән нефть чыгаруны арттыруга юнәлдерелгән 147 скважина ремонтланган. Нәтиҗәдә, аларның һәрберсенең нефть бирүчәнлеге уртача 2,9 тоннага арткан, заказчыларга үз планнарына өстәмә рәвештә 77 мең 226 тонна нефть алу мөмкинлеге биргән.
"Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ ел башыннан 1 378 200 мең сумлык эш башкарган. Бу уңышларга коллективтагы төрле һөнәр ияләренең максатка юнәлдерелгән уртак хезмәте нигезендә ирешелгән.
- Бүген безнең алда торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - скважиналарга югары сыйфатлы капиталь ремонт ясауны алдан билгеләнгән темпларда алып бару, - диде Илдар Камил улы. - Бу шартларда хезмәтнең барлык юнәлешләре эшчәнлегендә чыгымнарны киметү, резервлардан файдалану, нәтиҗәле проектлар һәм карарлардан файдалану төп максатыбыз булып кала.
Бәйрәм бүләкләрсез булмый. Нефть сәнәгатендә озак еллар нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен бер төркем хезмәт алдынгыларына җәмгыятьнең башкаручы директоры Россия һәм Татарстан тармак министрлыклары, "Татнефть" компаниясе бүләкләрен тапшырды. РФнең Энергетика министрлыгы Мактау грамотасына 4 нче цехтан бораулаучы ярдәмчесе Яхья Җамаев, Министрлыкның Рәхмәт хатына күтәрткеч машинисты Ринат Шәймөхәммәтов лаек булды. ПРЦЭ и ЭОның әйдәр инженеры Данияр Баһманов, идарә аппаратының технология бүлеге начальнигы урынбасары Марат Хисмәтов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамоталары, бораулаучы Рөстәм Әюпов, директор урынбасары - баш геолог Илмир Җәләлов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 3 нче цех җитәкчесе урынбасары Алмаз Гәрәевкә, 5 нче цех бораулаучысы Юрий Усовка "Татнефть" ААҖнең Мактаулы нефтьчесе" исеме бирелде. Күтәрткеч машинисты Леонард Байкин, КРС мастеры Рәмис Хәмидуллин, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Насих Вилданов "Татнефть" компаниясенең Мактау грамотасына, бораулаучылар Рөстәм Миңнуллин, Александр Кудряшов, инженер-технолог Александр Ермошкин, слесарь-ремонтчы Шаһит Вәлиәхмәтов "Татнефть" ААҖ генераль директорының Рәхмәт хатларына лаек булды.
Хезмәт коллективлары делегатларын "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ профкомы рәисе, Идарә итү компаниясе вәкиле Фәнис Шәмсетдинов тәбрикләде, инженер-технолог Нәфис Хәбибуллинга, күтәрткеч машинисты Тәлгать Гаффановка "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖнең Мактаулы хезмәткәре" таныклыгы, идарә пульты операторы Фәния Мулиева, участок инженеры Айрат Хәсәнов, идарә аппаратының әйдәр инженеры Рамил Гарифуллинга Мактау грамоталары, бораулаучылар Мөсәяф Ибраһимов, Рамил Шакиров, идарә пульты операторы Мирсад Булатов, күтәрткеч машинисты Илмас Сабиров, идарә аппараты инженер-технологы Рамил Фәттаховка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов җәмгыять коллективын муниципаль район башлыгы исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлады, авыр, әмма мактаулы хезмәтләрендә алга таба да уңышлар теләде һәм бер төркем җитештерү алдынгысын Азнакай муниципаль районының Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Бәйрәм тантанасы гел бүләкләүләрдән, тәбрикләүләрдән генә торды дисәк тә, дөреслеккә хилафлык булмас. Алты кеше "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең Мактау тактасына кертелде, унике кеше Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булды. Ел йомгаклары буенча "Иң яхшы цех", "Иң яхшы бригада" исемнәре бирелде, балалары урта мәктәпне быел бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган һәм югары уку йортларына укырга кергән эшче-хезмәткәрләр тәбрикләнде, спорт төрләре буенча уздырылган спартакиадаларда җиңеп чыгучы командалар, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар бүләкләнде. Тантана манзарасына балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр башкарган җыр-биюләр, районыбызның танылган артистлары чыгышы бизәкләр өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәте белән хөрмәтле коллектив