Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт пенсиясен алдан билгеләүгә хокукларны яклау

Картлык буенча пенсиянең алдан билгеләнүе безнең ил гражданнары өчен ташлама булып тора. Бу - гражданин пенсия яшенә җитми торып та пенсия белән тәэмин ителә дигән сүз. РФ гражданнарының хезмәт пенсиясенә хокукы һәм аларны тормышка ашыру РФ Конституциясе, «Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия страховкалавы турында» һәм 2001 елның 17 декабрендә кабул ителгән...

Картлык буенча пенсиянең алдан билгеләнүе безнең ил гражданнары өчен ташлама булып тора. Бу - гражданин пенсия яшенә җитми торып та пенсия белән тәэмин ителә дигән сүз.
РФ гражданнарының хезмәт пенсиясенә хокукы һәм аларны тормышка ашыру РФ Конституциясе, «Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия страховкалавы турында» һәм 2001 елның 17 декабрендә кабул ителгән 173-ФЗ санлы «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» Федераль закон тарафыннан якланган.
Өстә билгеләп үтелгән законның 7нче маддәсе нигезендә хезмәт пенсиясенә 60 яшькә җиткән ирләр һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар хокуклы. Хезмәт пенсиясе страховка стажы биш елдан да ким булмаганда гына билгеләнә.
«Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» Федераль законның 27нче маддәсе 1нче пункты 20нче подпункты нигезендә картлык буенча хезмәт пенсиясе әлеге законның 7нче маддәсендә күрсәтелгән кешеләргә түбәндәге очракта алдан билгеләнә ала:
- сәламәтлек саклау уч-реждениеләрендә халыкны дәвалау яки халык сәламәтлеген саклауда башка эшләр алып баручы затларга (авыл җирлекләрендә яки шәһәр тибындагы бистәләрдә - 25, шәһәрдә 30 елдан да ким эшләмәгәндә).
Азнакай шәһәр суды тарафыннан 2012 елның сигез аенда физик затларның РФ Пенсия Фондының Азнакай шәһәре һәм районы идарәсенә булган 37 дәгъвасы каралган. Шуларның 14е - сәламәтлек саклау учреждениеләрендә халыкны дәвалау яки халык сәламәтлеген саклауда башка эшләр алып бару; 12се - белем бирү учреждениеләрендә педагогик эш алып бару; икесе - авыр хезмәт шартларында эшләү нәтиҗәсендә пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы белән бәйле. 4се - пенсиягә өстәмә түләүләргә хокукны билгеләү, 5се - аерым хезмәт чорларын стажга исәпләү буенча.
Азнакай шәһәр суды карары нигезендә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә халыкны дәвалау яки халык сәламәтлеген саклауда эш алып бару белән бәйле булган гражданның квалификация күтәрү курсларында булган вакытын стажга кертү турындагы гаризасы канәгатьләндерелде .
Карар чыгарганда суд РФ Хезмәт кодексының 196нчы маддәсенә нигезләнде. Анда һөнәри әзерлек һәм кадрлар осталыгын арттыру зарурлыгын эш бирүче үзе билгели диелгән.
173-ФЗ санлы законның 27, 28нче маддәләренә яраклы рәвештә, картлык буенча хезмәт пенсиясен алдан билгеләү хокукын бирүче «Эш вакытын исәпләү кагыйдәсе»нең 4нче пункты нигезендә (РФ Хөкүмәте тарафыннан 2002 елның 11 июлендә расланган), тулы эш көнендә һәрдаим алып барылган эш вакыты стажга исәпләнелә.
Әлбәттә, квалификацияне арттыру курслары вакытында хезмәткәр эштә булмый. Ләкин РФ Хезмәт кодексының 187нче маддәсенә яраклы рәвештә, һөнәри осталыкны арттыру курсларында булган вакытта хезмәткәрнең эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклана. Эш бирүче РФ Пенсия фондына страховка күчермәләрен шулай ук түләп барырга тиеш.
Мондый кагыйдәләр элек гамәлдә булган хезмәт турындагы законнарда да каралган.
Өстә күрсәтелгән карар, кагыйдәләргә нигезләнеп, суд сәламәтлек саклау учреждениеләрендә халыкны дәвалау яки халык сәламәтлеген саклауда эш алып бару белән бәйле булган гражданның квалификация күтәрү курсларында булган вакытның эш чорына кертелүе турында карар кабул итте.
Элина ГАЛИЕВА,судья ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт пенсиясен алдан билгеләүгә хокукларны яклау