Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәттән тәм табып

Берәр алдынгы терлекче белән күрешеп сөйләшү теләге турындагы фикеремне белдергәч, Вахитов авыл җирлеге биләмәсендә хуҗалык итүче "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ директоры урынбасары Расих Габитов шунда ук Загорье бүлекчәсе фермасының яңа туган бозаулар профилакториенда эшләүче ирле-хатынлы Фирдәвес һәм Мәхтүмә Гыйниятуллиннар исемен атады, эшләренә бәяләмә дә биреп алды: - Ун елдан артык инде...

Берәр алдынгы терлекче белән күрешеп сөйләшү теләге турындагы фикеремне белдергәч, Вахитов авыл җирлеге биләмәсендә хуҗалык итүче "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ директоры урынбасары Расих Габитов шунда ук Загорье бүлекчәсе фермасының яңа туган бозаулар профилакториенда эшләүче ирле-хатынлы Фирдәвес һәм Мәхтүмә Гыйниятуллиннар исемен атады, эшләренә бәяләмә дә биреп алды:
- Ун елдан артык инде икәүләп бергә яшь бозаулар карыйлар. Аларның тырышлыгы, үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкарулары һәртөрле мактауга лаек. Җәен, үсемлекләрдә шифалы сутлар туплану белән, кычыткан, ромашка, зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, тагын үзләре генә белгән әллә нинди дару үләннәрен җыеп киптерәләр. Аннары аларны кайнатып, төнәтмәсен бозауларга ел әйләнәсендә эчерәләр. Сөт, печән, фураждан тыш яшь терлекләр рационыннан акбур, тоз ише минераль матдәләр өзелми. Шуңа да үлем очраклары биредә гадәттән тыш хәл санала. Быел ул гомумән күзәтелмәде.
Без Фирдәве белән фермада күрештек. Җитез хәрәкәтле, ят кеше белән уртак телне тиз табучан бу ир-егетнең һәр гамәленнән, әйткән сүзеннән үз эшен белеп, яратып башкаруы сизелеп тора. Хәер, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел. Чөнки хезмәт юлын ул моннан 26 ел элек терлекләрне ясалма орлыкландыру технигы булып башлаган. 15 ел шул вазифаны башкарганнан соң әллә кая китеп йөрмәгән, шушында калган - яшь бозаулар карарга күчкән. Хатынын да үзе белән алган.
- Малларны яңа туганнан алып, дүрт ай тулганчыга кадәр үстерәбез. Бер төркеме китә, икенчесе килә тора. Кыш көне бозаулар саны 120 башка кадәр җитә, - ди Фирдәвес Әбүзәр улы. - Терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 800 - 900 грамм тәшкил итә. Безнең төркемнән алар инде 100 - 120 килограммга җитеп китә.
... Ирле-хатынлы Гыйниятуллиннар, чыгышлары белән күрше Мөслим районыннан булсалар да, Җиңү бистәсен үз иткәннәр, биредә тамыр җибәргәннәр, бәхетләрен дә биредә тапканнар. Монда аларның ике уллары да туган. Өлкәне - Филүс, хәзер Әлмәттәге политехник техникумның соңгы курсында укый. Кечесе Дилүс Азнакайдагы 89нчы һөнәр лицеенда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштерә. Тагын нәрсә кирәк эшләреннән тәм, тормышларыннан ямь табып яшәүче бәхетле гаиләгә?!
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмђттђн тђм табып