Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хатын-кызларны тәмәкедән саклыйк!

Шушы көннәрдә Россия Дәүләт думасына кертелгән закон проекты кабул ителгән очракта, 40 яше тулмаган хатын-кызларга тәмәке сату тыелачак. Әгәр әни кырында баласы да бар икән, бу очракта инде аның яше мөһим түгел. Закон нигезендә сабый каршында теләсә-кайсы хатын-кызга тәмәке сатып алу тыела. Законны үтәмәүчеләргә саллы гына штрафлар да каралган: гади...

Шушы көннәрдә Россия Дәүләт думасына кертелгән закон проекты кабул ителгән очракта, 40 яше тулмаган хатын-кызларга тәмәке сату тыелачак. Әгәр әни кырында баласы да бар икән, бу очракта инде аның яше мөһим түгел. Закон нигезендә сабый каршында теләсә-кайсы хатын-кызга тәмәке сатып алу тыела. Законны үтәмәүчеләргә саллы гына штрафлар да каралган: гади кешегә - 3-5, вәкаләтле затларга - 30-50, юридик затларга 100-150 мең сум. Әлеге законга азнакайлыларның мөнәсәбәте ничек? Бүгенге сораштыруыбыз әнә шул хакта.

Әминә Вәлиева:

- Тәмәкенең кеше организмына никадәр зыянлы булуы хакында күпме генә сөйләсәләр һәм язсалар да, бу алым халыкны начар гадәттән туктата алмый. Ул гына да түгел, бүген инде без ир-атларга ияреп, бәлки, аларны уздырып та, хатын-кызларның тәмәке көйрәтүенә күнектек. Авыл җирендәге гүзәл затлар арасында бу яман гадәт әлегә сирәгрәк күренеш булса, шәһәрдә адым саен кулына тәмәке тоткан хатын-кызга тап буласың.

Мансур Гыйльметдинов:

- Хатын-кызларга гына түгел, ир-атларга да чикләргә кирәк! Кайбер илләрдә тәмәкене сатуны бөтенләй тыйдылар. Бүген генә урамда бер парны күреп шаккаттым: каршыма икәү җитәкләшеп килә, көлешә-көлешә сөйләшәләр, шул вакыт кыз кешенең икенче кулында тәмәке күреп, имәнеп киттем. Менә сиңа мә!.. Мәктәптә укыганда тәмәке дигән зыянны бер генә авызыма алдым, анда да директор күреп алып, кайнар төпчек белән маңгаема баскан иде.

Илнур Гатин:

- Әлеге законга карашым уңай булса да, аның тормышка ашуына гына ышанып бетә алмыйм. Бүген барлык кибетләр дә шәхси кулларда, беркемнең дә керем күләмен әзәйтәсе килмидер.

Илсөяр Хәертдинова:

  • Кичке 10 нан соң аракы сату да тыела, ләкин аны кайбер кибетләрдә киштә астыннан гына сату дәвам итә. Биредә дә шулай булмас микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хатынкызларны тәмәкедән саклыйк!