Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкка юридик ярдәм күрсәтү көне

30 гыйнварда илнең юристлар Ассоциациясе халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне үткәрә. Бу акциягә Татарстан юстиция министрлыгы да кушылды һәм Ассоциациянең төбәк бүлекчәсе, "Бердәм Россия" партиясе бүлеге, башка хезмәтләр белән берлектә халыкны кабул итү оештыра. Дүшәмбе, 30 гыйнварда, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә: 8.00 дән 12.30 сәгатькә...

30 гыйнварда илнең юристлар Ассоциациясе халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне үткәрә.

Бу акциягә Татарстан юстиция министрлыгы да кушылды һәм Ассоциациянең төбәк бүлекчәсе, "Бердәм Россия" партиясе бүлеге, башка хезмәтләр белән берлектә халыкны кабул итү оештыра.

Дүшәмбе, 30 гыйнварда, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә:

8.00 дән 12.30 сәгатькә кадәр Азнакай нотариаль округы нотариуслары;

14.00 дән 15.30 сәгатьткә кадәр ТР адвокатлар коллегиясенең Азнакай районы буенча филиалы мөдире Н.А.Ваничкина халыкны кабул итә.

Бушлай юридик ярдәм алырга теләүчеләрне Азнакай шәһәре, Солтангалиев ур., 21 (Мәдәният йортының 1 нче каты) көтеп калабыз. Тел. 7-01-92.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев