Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер гозер дә игътибарсыз калмас

Билгеле булганча, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин төбәгебездә эшчәнлегенә керешүгә үк шәһәр җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә халык белән очрашулар уздыру традициясен башлап җибәрде. «Йөзгә-йөз очрашып, мәсьәләне уртага салып сөйләшкәндә, булган проблемалар җиңелрәк хәл ителә», - диде ул үзе бу уңайдан. «Безнең йорт» ТСЖ әгъзалары белән чираттагы...

Билгеле булганча, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин төбәгебездә эшчәнлегенә керешүгә үк шәһәр җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә халык белән очрашулар уздыру традициясен башлап җибәрде. «Йөзгә-йөз очрашып, мәсьәләне уртага салып сөйләшкәндә, булган проблемалар җиңелрәк хәл ителә», - диде ул үзе бу уңайдан. «Безнең йорт» ТСЖ әгъзалары белән чираттагы шундый очрашу моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслады.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Солтангалиев урамы 8нче йорт алдына җыелган яшәүчеләрнең әйтер сүзләре күп иде. Иң беренчедән алар әле күптән түгел генә квартал юллары җәелүгә сөнечләрен белдерде.
- Ничә еллар көттек без аларның төзекләндерелүен. Җимерелеп бетеп, тәмам үзәккә үткән иде. Тик менә шушы юлдан «Пятерочка» кибетенә товар ташучы йөк машиналары узып китсә, йөрәкләр өзгәләнә. Аларга берәр чара күрергә кирәк, - диләр алар.
Бу тирәдә яшәүчеләрне борчыган икенче зур мәсьәлә: йортның икенче ягыннан җәяүлеләр өчен тротуар булмау. Бу мәсьәлә яшь балалыларны аеруча борчуга сала. «Без коляскалар белән каян йөрергә тиеш соң?» - диләр алар.
Биредә яшәүчеләр шулай ук түбәгә һәм гомумән, йортка капиталь ремонт кирәклегенә басым ясадылар.
Подвал биналарын тикшереп, анда чит кешеләр кертмәү, кичен тынычлыкны бозучы яшьләргә карата чара күрү, участок уполномоченныйлары-ның халык белән ешрак очрашуын тәэмин итү турында иминлек сагында торучыларга да мөрәҗәгатьләр күп булды. Марсель Шәйдуллин һәр гозерне игътибар белән тыңлап, кайбер мәсьәләләр буенча оешма, предприятие җитәкчеләре белән берлектә урында ук сөйләшү дә алып барды. Халыкның бар үтенече дә исәпкә алыначагын һәм мөмкинлектән чыгып, хәл ителәчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халык белђн очрашу,Шайдуллин м.з.,