Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөрләде яланда Сабантуй!

Марсель Шәйдуллин «Союз Агро» ҖЧҖ җитәкчесе Тәлгать Хафизовка машина ачкычы тапшыра Быелгы Сабантуй Азнакай бистәсенең 250, шәһәренең 25 еллыгын каршылау һәм милли мәдәни мирас елы шартларында үтте. Халкыбызның элек-электән килгән матур гадәте бар - җир куенына алтын бәртекләрне салгач, Сабан туен бәйрәм итәргә җыена. "Борынгы сабан", "Икмәк булса җыр да...

Марсель Шәйдуллин «Союз Агро» ҖЧҖ җитәкчесе Тәлгать Хафизовка машина ачкычы тапшыра

Быелгы Сабантуй Азнакай бистәсенең 250, шәһәренең 25 еллыгын каршылау һәм милли мәдәни мирас елы шартларында үтте.

Халкыбызның элек-электән килгән матур гадәте бар - җир куенына алтын бәртекләрне салгач, Сабан туен бәйрәм итәргә җыена. "Борынгы сабан", "Икмәк булса җыр да була" театральләшкән күренешләр игенчегә дан җырлады. Районыбызның хезмәт елъязмасына язылган сабан батырлары, авыл хуҗалыгы алдынгылары көчле алкышлар астында мәйдан урады. Аларны районыбызның өлкән батырлары - сугыш һәм хезмәт ветераннары алыштырды. Менә мәйданга җигүле атларда быел авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарны яулаган хуҗалыклар: инвесторлар "Союз Агро" ҖЧҖ, "Азнакай" АФ"; мөстәкыйль хуҗалыклардан "Марс", "Тукай", Чалпы", "Таллы Бүләк", "Туйкә", Мөстәкыймов исем; "Кәримов", "Шәвәлиев", "Сәгытдинов", «Корбанов", "Сәлахов" КФХлар уза. Көнне-төнгә ялгап табыннарыбыз муллыгы әчен тир түгүче игенчеләребезне халык көчле алкышлар белән озатып кала.

Азнакай сары алтыны белән генә түгел, кара алтыны белән дә дан тотучы төбәк. Районыбыз нефтьчеләрнең тырышлыгы белән үсә, яңара. Мәйданда алдынгы сәнәгать предприятиеләре: "Азнакайнефть", бораулау эшләре, технологик транспорт идарәләре, "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ, "Нефтемаш" ААҖ коллективлары уза. Аларны мәгариф, спорт, сәнгать коллективлары алыштыра.

Бәйрәм дәвам итте. Көчле алкышлар астында 2012 елның сабан батырлары: Илдар Пимуллин («Азнакай» АФ), Рафаэль Фәйзуллин ("Туйкә" ҖЧҖ), Рәис Гарипов ("Чалпы") чыга. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы аларга һәм 2011 ел Сабантуйның абсолют батыры Илдар Алтынбаевка бирелә.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны, килгән кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлады. Язгы кыр эшләрен агротехник срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыккан Азнакай игенчеләренә зур рәхмәтен белдерде. Марсель Зөфәр улы ирешкән уңышларыбызга күзәтү ясап, шәһәр һәм районны төзекләндерү өлкәсендә зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте һәм биредә нефтьчеләр һәм республика җитәкчелегенең ныклы ярдәме булуын ассызыклады. Аның теләкләренә ТРның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, ТР Дәүләт Советының комитет рәисе урынбасары Василий Логинов һәм Тарсус шәһәре башлыгы урынбасары Кәрим Бәй Туфан да кушылды.

Сабан батырларына, алдынгы җитәкчеләр, механизаторлар, терлекчеләргә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү - һәрбер Сабантуйның иң күркәм мизгеле. Бүләкләрнең дә ниндие бит әле. Әнә 5 айлык күрсәткечләр буенча беренче урынга чыккан "Союз Агро" ҖЧҖ Актүбә региональ җитештерү комплексы җитәкчесе Тәлгать Хафизов өр-яңа автомобиле белән кычкырта-кычкырта бик кәттә генә мәйдан уратты. Шәхси хуҗалыкларда күпләп сыер асраучыларга саву аппаратлары тапшыру мал асраучыларда горурлык хисләре уятты. Хезмәт кешесен хөрмәтләү, бәяләүнең зур үрнәге булды бу.

Сабан туе кызганнан-кыза барды. Халкыбызның борынгы заманнан бүгенге көнгә кадәр килгән традицион ярышлары һәм шаян уеннары: йөгерү, авыш баганага менү, аркан тарту, гер күтәрү, кул көрәштерү, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, дәртле биюләр, уен-көлке, алкышлар һәм бүләкләүләр бер-берсен алыштырды. Уеннардан хәтта җитәкчелөребез дө читтә кала алмады. Тарсус белән Азнакай шәһәре җитәкчеләре аркан тартышканда, әлбәттә, халык үзебезнекелөр өчен җан атты һәм алар сынатмады да. Безнең егетлөр көчлерәк булып чыкты.

Танылган эстрада йолдызлары - якташларыбыз Равил Галиев, Данир Сабиров, Миргаяз Шәрәфиев, "Болгар" бию ансамбле шулай ук районыбызның сәнгать осталары чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.

Атлар - татар халкының горурлыгы, көче, рухы. Алар да Сабан туе җиткәнне ашкынып көтеп ала. Юртаклар ярышында Актүбә ат спорты мәктәбеннән "Барс" кушаматлы юртак (җайдагы Андрей Ярчевский), ярым токымлы атлар арасында Туйкәдән Омега (Алексей Әхмәдиев), авыл атлары арасында Сәпәйдән "Елгыр" (жокей Динарис Бәширов) беренчеләрдән булып килделәр .

Милли көрәш - Сабантуй күрке. Сөлгеләр генә чыдасын. Шулай булмыйча, тәкә өчен генә түгел бит, машина өчен бил алыша баһадирлар. Менә Илгиз Әзһәмов белән Илдар Алтынбаев абсолют батыр өчен көрәшә. Юк, быел да Алтынбаевны алып салыр батыр табылмады. Азнакай Сабан туенда 12 ел рәттән батыр кала Илдар. Сабантуй әләмен төшерү хокукы да аңа бирелә. Сабан туйлары ел буена җитәрлек көч, илһам, хезмәт дәрте бирсен, дуслар!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев