Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Грипп ишек шакый

Соңгы вакытта республикада, шул исәптән районыбызда ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның артуы күзәтелә. Грипптан ничек сакланырга, ничек дәваланырга? Әнә шул сорау белән район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимовага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте: - Соңгы бер айда 581 кешенең ОРВИ һәм грипп белән...

Соңгы вакытта республикада, шул исәптән районыбызда ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның артуы күзәтелә. Грипптан ничек сакланырга, ничек дәваланырга? Әнә шул сорау белән район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимовага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте:
- Соңгы бер айда 581 кешенең ОРВИ һәм грипп белән авыру очрагы теркәлде. Күпчелеге - балалар. Ашыгыч ярдәм һәм табиб чакырулары көннән-көн ешая, димәк, грипп безгә дә ишек кага дигән сүз.
Грипп - аеруча киң таралган йогышлы авыру. Аннан кечкенә балаларны һәм хроник авырулы, иммунитеты түбән булган өлкән яшьтәгеләрне аерата сакларга кирәк. Вирус авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә таралып, тын юллары аша үтеп керә. Шуңа да грипп белән авыручылар белән аралашудан тыелып торырга, алар белән бер үк әйберләрдән файдаланмаска кирәк. Гриппның беренче билгеләре: тән температурасының күтәрелүе, йөткерү, төчкерү, борын тыгылу, тамак авырту, тән сызлау, хәлсезлек, кайчагында күңел болгану һәм эч китү дә күзәтелергә мөмкин. Әгәр үзегездә шундый халәтләр тууын тойсагыз, өегездән чыкмаска, башкалар белән аралашмый торырга тырышыгыз. Грипп йоктырган 5 яшькә кадәрге балалар, 65 яшьтән өлкән кешеләр, көмәнле ханымнар, онкология авырулылар, кан, үпкә, йөрәк, шикәр чире, бавыр һәм нерв авырулылар, һичшиксез, табиб күзәтүе астында булырга тиеш. Әгәр үзегезне начар хис итсәгез һәм инде югарыда әйтелгән аеруча куркыныч янаган төркемгә керсәгез, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.
Югары температураны төшерү өчен сыеклык күп эчегез. Аспирин кабул итүдән сакланырга кирәк, чөнки ул хәлне катлауландырырга гына мөмкин. Авыруның башланган мәлендә гриппферон, лейкоцитар интерферон, тамифлю, реленза кулланырга мөмкин, алар дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыра, бик кыйммәт тә түгел.
Өйдә грипп белән чирләүче бар икән, аны башкалардан аерым урында, инде мөмкинлек булмаса, һичьюгы 1 метр читтәрәк урнаштырыгыз. Авыру янында битлек киеп йөрегез, битлекне файдаланганнан соң ташлагыз яки дезинфекцияләгез, кулыгызны яхшылап юыгыз. Ул яткан бүлмәне еш җилләтегез, чиста итеп юып торыгыз.
Әлбәттә, грипптан саклануның төп профилактик чарасы - вакцина ясату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Грипп ишек шакый