Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гражданнарның ОМС өлкәсендә хокуклары:

-медицина оешмаларының бушлай медицина ярдәменә (мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы белән билгеләнгән күләмдә РФның барлык территориясендә һәм территориаль программа белән билгеләнгән күләмдә полис бирелгән РФ субъекты территориясендә); -мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә гариза биреп иминият медицина оешмасын сайлауга; -календарь елы дәвамында 1 ноябрьдән дә соңга калмый яки яшәү...

-медицина оешмаларының бушлай медицина ярдәменә (мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы белән билгеләнгән күләмдә РФның барлык территориясендә һәм территориаль программа белән билгеләнгән күләмдә полис бирелгән РФ субъекты территориясендә);

-мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә гариза биреп иминият медицина оешмасын сайлауга;

-календарь елы дәвамында 1 ноябрьдән дә соңга калмый яки яшәү урынын алыштырганда яисә мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә финанс тәэмин ителеше турында килешү гамәлдән туктаган очракта, үзе сайлаган иминият оешмасына гариза бирү юлы белән, иминият медицина оешмасын алыштыруга;

-РФ закончалыгы нигезендә мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасын тормышка ашыруда катнашучы медицина оешмалары арасыннан үзенә охшаганын сайлауга;

-медицина оешмасы җитәкчесе исеменә гариза язып үзе теләгән табибны сайларга;

-мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә персонал исәп алып баруга кирәкле шәхси мәгълүматларын саклауга;

-медицина иминияте оешмасының РФ закончалыгы нигезендә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру бурычларын үтәмәү яки тиешенчә башкармавы белән бәйле рәвештә килгән зыянны кайтарып алуга;

-мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга.

Мәҗбүри медицина иминиятчеләренең бурычлары:

-экстрен очраклардан тыш булган башка очракларда медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткәндә мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтергә;

-мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре нигезендә медицина иминияте оешмасын сайлау турында иминият оешмасына шәхсән үзе яки вәкиле аша гариза бирергә;

-фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, яшәү урынын үзгәрткәндә бер ай эчендә бу хакта медицина иминият оешмасына җиткерергә;

-яңа яшәү урынында бер ай эчендә иминият медицина оешмасын сайларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев