Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гражданлык оборонасы буенча комиссия Азнакайның мобилизация буенча әзерлеген тикшерәчәк

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, февраль аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады. Бүләкләнүче хезмәт алдынгылары арасында узган атнада Яңа Юл бистәсендә килеп туган гадәттән тыш хәлне ликвидацияләүдә...

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, февраль аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады. Бүләкләнүче хезмәт алдынгылары арасында узган атнада Яңа Юл бистәсендә килеп туган гадәттән тыш хәлне ликвидацияләүдә һөнәри осталыкларын күрсәткән газ хезмәткәрләре дә бар.

Җирлегебездә узган айдагы оператив хәл торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакировның информациясе тыңланды. Аннан күренгәнчә, гыйнвар аенда җирлегебездә 88 җинаять кылынган, аларны 21 е ачылган. Җинаятьләрнең 15е караклык белән бәйле, шул исәптән икесе ­ фатирлардан әйбер урлау. Илдар Шакиров авыл хуҗалыгы формированиеләрендә төнге сак мәсьәләсенә аерым тукталды. Хокук сакчылары шушы көннәрдә алты авыл фермасында булган. Аларның дүртесендә каравылчы юк. Соңгы вакытта күрше-тирә районнарда эре мөгезле терек урлау фактлары ешайды. Җирлегебездә мондый очраклар булмасын өчен Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү предприятиеләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, әлеге мәсьәләгә салкын карамауны сорады.

Бүген Азнакайда даими эшләп килүче 70 комиссия исәпләнелә. Аларның район башкарма комитетының архитектура һәм инфраструктура үсеше бүлегенә караганнарының узган елгы эш нәтиҗәсе белән бүлек җитәкчесе Сирина Шәрәфетдинова таныштырды.

Районда беничә атна дәвамында салкын һава торышы күзәтелә. Зәһәр суыклар нәтиҗәсендә гадәттән тыш вакыйгалар да әледән-әле килеп чыгып тора.

- Каты суыклар башлану белән кешеләр, электр җиһазларын кабызып, өй җылытырга кереште. Берәү дә электрүткәргечләренең тузган булуы турында уйламый, нәтиҗәдә аянычлы хәлләр килеп чыга, - ди 87 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Рөстәм Хәйруллин. Соңгы көннәрдә Яңа Юл, Кәтем, Микулинода янгын чыгып, кешеләрне йортсыз, милексез калдырды.

Рөстәм Хәйруллин шулай ук авыллардагы ирекле янгын сүндерү отрядларының кәгазьдә генә "эшләвен" каты тәнкыйть утында тотты. Бу уңайдан район башлыгы урынбасары янгын сүндерү техникасы, насослар өчен авылларда җылытыла торган биналар булдырырга кирәклеген әйтте.

Узган атна ахырында Микулино авылы урамында туңу билгеләре белән хатын-кыз гәүдәсе табыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тарафыннан авыл җирлекләре башлыкларына авылларда ялгыз яшәүчеләрне, имин булмаган гаиләләрне һәрдаим тикшереп торырга кирәклеге турында тагын бер кат искәртелде.

Һава торышы суык торса да күпфатирлы йортларда яшәүчеләр аның зыянын күрмәде. Фатирларда температура режимының тиешле дәрәҗәдә булуын тәэмин иткән барлык торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Февраль азагында районга гражданлык оборонасы торышын тикшерү буенча комиссия килә. Комиссиянең максаты - районның мобилизация буенча әзерлеген тикшерү. Киңәшмәдә аңа әзерлек барышы турында да чыгыш ясалды.

Атналык утырышта районның башка иҗтимагый, икътисади мәсьәләләре турында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гражданлык оборонасы буенча комиссия Азнакайның мобилизация буенча әзерлеген тикшерәчәк