Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гран-прины Татшуган мәдәният йорты яулады

Быел без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез. Авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында узган смотр-конкурс та нәкъ менә шушы истәлекле датага багышланды. Ул 9 зонада узды, анда 42 мәдәният йорты катнашты. Һәр коллектив бәйгегә җентекләп әзерләнде. Аеруча Микулино мәдәният йортының сценарие үзенчәлекле иде....

Быел без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез. Авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында узган смотр-конкурс та нәкъ менә шушы истәлекле датага багышланды.

Ул 9 зонада узды, анда 42 мәдәният йорты катнашты. Һәр коллектив бәйгегә җентекләп әзерләнде. Аеруча Микулино мәдәният йортының сценарие үзенчәлекле иде. Алар Тукай поэзиясенең бар тирәнлеген ачып сала алдылар. Сәхнәгә балалар һәм яшьләрнең тартылуы куандырды.

Благодатный, Сарлы, Микулино, Урсай, Мөслим, Күктәкә, Чәкән, Вахитов, Югары Стәрле, Әгеҗе, Сукаеш, Уразай, Мәсгут, Туйкә, Тымытык, Әгер, Таллы-Бүләк, Бүләк, Сөнедек, Чалпы, Ирекле, Мәлбагыш мәдәният йортлары фото, рәсем һәм кул эшләре күргәзмәләре оештырды. Шәһәр-район Мәдәният йортында үткән «Моңар алдым туган ягымннан» дигән йомгаклау концертында да бу күргәзмәләр матур бизәк булды.

Концерт Габдулла Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән кереш белән башланды һәм сайлап алу турында җиңүчеләрнең чыгышлары белән дәвам итте. Туйкә, Татшуган, Буралы, Сукаеш, Вахитов үзешчәннәренең төрле жанрларны катнаштыруы чыгышларын тагын да җанлырак итте. Тымытык инструменталь ансамбле, Кәкре Елга инструменталь дуэты, Сәпәй халык уен кораллары ансамбле дә елдан-ел осталыкларын шомарталар.

Танылган коллективлардан тыш яңа иҗат коллективлары да барлыкка килгән. Уразай, Сукаеш, Ирекле фольклор коллективлары - ачыш булды һәм аларны тамашачы көчле алкышларга күмде.

Быел смотр-конкурста гран-прины Татшуган мәдәният йорты яулады. Сукаеш, Уразай. Үчәлле - беренче, Сәпәй - икенче, Чубар Абдул белән Митрәй - өченче урында.

Шулай ук аерым номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. Күргәзмәдә катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гранприны Татшуган мәдәният йорты яулады