Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомере хезмәттә үткән

РФ Президенты, республика, район җитәкчелеге исеменнән өлкән яшьтәге райондашларыбызны гомер бәйрәмнәре белән өйләренә барып котлау аларның үзләре, якыннары өчен генә түгел, ә районкүләм матур, истәлекле вакыйгаларның берсе. Шундый тәбрикләү тантанасы Мәлбагыш авылында Кашаповлар гаиләсендә узды. Шушы авылда туып, гомерен шушы җирлектә иген үстерү, авылны яшәтүгә багышлаган Зәйтүнә апа Кашапованы 90...

РФ Президенты, республика, район җитәкчелеге исеменнән өлкән яшьтәге райондашларыбызны гомер бәйрәмнәре белән өйләренә барып котлау аларның үзләре, якыннары өчен генә түгел, ә районкүләм матур, истәлекле вакыйгаларның берсе. Шундый тәбрикләү тантанасы Мәлбагыш авылында Кашаповлар гаиләсендә узды.
Шушы авылда туып, гомерен шушы җирлектә иген үстерү, авылны яшәтүгә багышлаган Зәйтүнә апа Кашапованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе начальнигы Газинур Газизов, район ветераннар оешмасы рәисе Миргасим Кәримов, авыл биләмәсе башлыгы Ильмира Әхтәмова, ветераннар оешмасын җитәкләүче Зинфира Фәйзрахманова котладылар. Якыннары, балалары, онык-оныкчыклары җыелды.
-Райондагы хәлләрне "Маяк"тан укып, белеп торам, - диде Зәйтүнә апа үзенә булган игътибар-хөрмәтләүгә күңеле булып. - Аллага шөкер, күзләрем күрә. Яңалыклар турында балалар, оныкларга да сөйләп торам әле. Соңгы вакытта авыл хуҗалыгында уңышларның артуына сөенәм. Ашлык та мулдан җыеп алынган. Басуда эшләүчеләргә дә, җитәкчеләргә дә Ходай сихәтлек бирсен...
Зәйтүнә апаның нәкъ менә ашлык уңышына басым ясавы гаҗәп түгел, чөнки ул үзе дә үсмер чагыннан ук ат белән җир сөргән. Сугыш елларында тракторда эшләгән, уракта аны комбайнга алыштырган. Бүгенге көндә улы Фәнис, киленнәре Гөлнур тәрбиясендә матур гына яшәп ята ул.
-Әле үзем аягымда йөргәндә тормышымнан бик канәгатьмен, -ди Мәлбагышның иң хөрмәтле, иң өлкән кешеләреннән берсе Зәйтүнә апа Кашапова. - Җәен урман-кырларга чыгарга яратам, җиләк җыям. Барыгызга да минем яшькә җитәргә язсын. Ил-көннәр имин, бәрәкәтле булсын!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомере хезмәттә үткән