Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер юллары үрнәк

Шушы көннәрдә ике якташыбыз - Кәдичә Абзалова 90, Салих Садыйков 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Аларның икесен дә туган көнендә район, Актүбә бистәсе җитәкчелеге, социаль яклау идарәсе, хәрби комиссариат, үзләре хезмәт куйган оешма-предприятие вәкилләре, якыннары тәбрик итте. Таңсылу САНИЕВА Мондый игътибарга ияләнмәгән өлкән яшьтәге Кәдичә әби Абзалованың шатлыгы йөзенә чыкты....

Шушы көннәрдә ике якташыбыз - Кәдичә Абзалова 90, Салих Садыйков 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Аларның икесен дә туган көнендә район, Актүбә бистәсе җитәкчелеге, социаль яклау идарәсе, хәрби комиссариат, үзләре хезмәт куйган оешма-предприятие вәкилләре, якыннары тәбрик итте.

Таңсылу САНИЕВА

Мондый игътибарга ияләнмәгән өлкән яшьтәге Кәдичә әби Абзалованың шатлыгы йөзенә чыкты.
Аның тормышы илебезнең тарихыннан аерылгысыз. Балачагы авыр елларга туры килә, күпчелек яшьтәшләре кебек ул да бик иртә әти-әнисенең кул арасына керә башлый. Буралы авылында башлангыч, аннан соң Сарман районында урта белем ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда фронтка алынып, санитарка булып хезмәт итә. Сугыштан соң туган авылында медпунктта эшли, кунакка кайткан яшь егет - Хәйретдин Сәхапов белән танышып, гаилә корганнан соң, Актүбәгә күченәләр. Үрнәк гаиләдә алар ике кыз һәм ул үстерә. Кәдичә әби Актүбә газ хезмәтендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүген юбиляр кызы Лилия белән, балалары, оныклары, оныкчыклары шатлыгына куанып, бәхетле гомер кичерә.

Салих Садыйковның да язмышы дәһшәтле сугыш елларына бәйле.
Кәтем авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән егет дүрт сыйныф белем алганнан соң, тормыш арбасына җигелә. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, сугыш башлана. Мариуполь, Украина, Белоруссия, Болгария җирләрендә алышларда катнашырга туры килә аңа. Туган ягына кайтып гомерлек мәхәббәте - тормыш иптәше Гаилә белән танышып, матур итеп гаилә коралар. Өч кыз, өч малайга гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгаралар. Салих абый 30 елдан артык гомерен туган колхозына багышлый, лаеклы ялга да шуннан китә. Үрнәк хезмәте төрле медаль, рәхмәт хатлары, почет грамоталары белән бәяләнгән. 2008 елда Кәкре-Елга җирле үзидарә Советы карары нигезендә Салих Зарип улына Кәтем авылының Почетлы гражданины исеме бирелә. Ел саен юбилярның өе "Үрнәк йорт" буларак билгеләнә. Бүген ул кече кызы Кадрия тәрбиясендә бәхеттә, шатлыкта гомер итә.

-Ул безгә гомерлек маяк булды, әле дә аның үрнәгендә гомер итәбез, безне сөендереп, тагын озак еллар яшәсен, - ди аның кыз һәм уллары.

Салих абый алты баласы өчен үрнәк, газиз әти, 13 онык һәм 14 оныкчыгы өчен сөйгән бабай да. «Аллага шөкер, бик рәхәттә яшим», - ди ул, үткән тормышына шөкерана кылып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомер юллары үрнәк