Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер буе сәхнәдә

Миңа шушы араларда гына әлеге сихри дөнья - театр белән бөтен гомерен бәйләгән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Хәмидуллина (рәсемдә) белән очрашу бәхете тиде. Сәбәбе дә саллы - Нәсимә ханым үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сәхнәдә чын артист, ә тормышта җай, тыныч кына гомер кичерүче Нәсимә Фазыл кызы мине...

Миңа шушы араларда гына әлеге сихри дөнья - театр белән бөтен гомерен бәйләгән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Хәмидуллина (рәсемдә) белән очрашу бәхете тиде. Сәбәбе дә саллы - Нәсимә ханым үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сәхнәдә чын артист, ә тормышта җай, тыныч кына гомер кичерүче Нәсимә Фазыл кызы мине бик күп яклары белән таң калдырды.

-Тормышта да, театрдагы кебек, мин "бәхетле хатын" ролен уйныйм, -диде әңгәмәдәшем. - Минем кечкенәдән йөрткән хыялым гомер буе тормышка ашып килде - сәхнәдән беркайчан да аерылмадым.

Бәләкәйдән үк ул танылган артистлар, композиторлар арасында үсә, аларны ул тәүге мөгаллимнәре саный. Унике яшь тулгач, аны да агитбригадага алалар. Беренче роле - "Үги кыз"да үги кыз. Театраль тамашаларда җырга осталыгын да күрсәтә.

Ул Актаныш районында туып-үскән, әтисе хисапчы, әнисе танылган тегү остасы була.

- Сугыш чоры һәм аннан соңгы елларда яшәүләре бик авыр булды, ачлык, хәерчелек. Мичкә ни ягарга белмисең. Шулай берчак качып кына урманга утынга бардык, әмма безне шәйләп алдылар һәм бердәнбер балтадан да колак кактык, - дип искә ала Нәсимә апа. Әнисеннән аш-суга, тегәргә өйрәнә, хәтта сәхнә костюмнары да тегә.

-Балачагым, яшьлек еллары үткән туган яклар барыбер сагындыра, уйландыра, - ди ул.

Мәктәпне тәмамлагач, пединститутка керә, әмма укып кына бетерә алмый, сыйныфташы Шәгалигә кияүгә чыга.

-Мәхәббәт башны әйләндерде! - дип көлә Нәсимә ханым. - Әмма һич тә үкенмим. Шәгали менә дигән ир, балалар өчен үрнәк әти булды. Без аның белән илле ел бик матур гомер иттек.

Шәгали Усманов та иҗат ялкынлы була, өйләнгәч тә икәүләп спектакльләрдә уйныйлар. Әңгәмәдәшем бергә уйнаган "Якты юл" спектаклен әле дә яхшы хәтерли.

Берникадәр вакыт ул партиянең район комитетында эшли, аннары "Азнакайнефть" идарәсенә күчә. Шәгали ага 31 ел инженер булып эшли.

- Эштән соң аның белән район-шәһәр Мәдәният йортына чыгып китә идек. Театр "җене" кагылгач, нишлисең... Касыйм Еникеев беренче режиссер-куючыбыз, бик тә талантлы кеше иде,-дип хатирәләре белән уртаклаша Нәсимә Фазыл кызы.

Аларга өч сәгатьлек репетицияләр генә җитми, мәртәбәле бәйгеләр алдыннан рольләрне өйдә дә кабатлыйлар. Берсендә шулай бик мавыгып китеп, нәкъ сәхнәдәге кебек ир белән хатын образына баш-аягы белән кереп китәләр. Аларның шау-шуына күршеләре дә гаҗәпкә кала: бик матур пар, тату яшиләр иде кебек югыйсә, нигә шулкадәр ызгыша болар?

- Үземә уйнарга туры килгән 50 рольнең берсен дә яраткан ролем дип аера алмыйм,-ди Нәсимә ханым. - Минем өчен алар барсы да үзенчәлекле, күңелгә якын. "Башмагым"дагы Сәрвәрне аласыңмы, "Тормыш юлы"ндагы Фатыйманымы...

Хәмидуллинарның өендә диплом, грамоталар белән шкаф тулган. Бөтенроссия конкурслары лауреаты, атказанган мәдәният хезмәткәре Шәгали Усманов та гомеренең соңгы мизгеленәчә театрга тугры калган кеше. Диплом, грамоталар арасында Хәмидуллиннарга ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелгәннәре дә шактыйга җыела. "Иң яхшы роль" номинациясе җиңүчеләре дә алар. Нәсимә апа башкарган "Ефәк баулы былбыл кош" спектаклендәге Рәшидә роле үзе генә ни тора!

-Әгәр режиссерыбыз Гата Ялалов нинди дә булса роль тәкъдим итсә, мин алга таба да һичшиксез уйнаячакмын, -ди театр фанаты Нәсимә Хәмидуллина.

Белемгә омтылучан, тырыш, нинди генә максатлар куйса да ирешә торган ике уллары да абруйлы, хөрмәт казанган кешеләр. Әби-бабайның артистлык сәләте оныкларына да күчкән. Русланны алар үзләре белән репетицияләргә гел ала торган була. "Яшел эшләпә"дә әби ролен башкарган әбисенә биргән киңәшләре сәхнәдә бик тә ярап куя.

Рәхәт итеп гәпләшеп утырып вакытның үткәне сизелми дә калган. Тәрәз артында кышкы кич. Салмак кына кар төшә. Хәер, минем бу җылы, рәхәт халәттән чыгып китәсе дә килми ахрысы. Театр турында кызыклы истәлекләрне тыңлыйсы да тыңлыйсы килә...

Оксана Ильясова, район-шәһәр Мәдәният йорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев