Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ГӨЛНАЗ АСАЕВА УФАДАГЫ ҖӘНҖАЛ ТУРЫНДА: “МИН – КЫЗУ КАНЛЫ КЕШЕ”

Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты. - Дусларым белән Уфада төнге клубка бардык. Гадәттә, төнге клубларга керткәндә, кулга...

Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты.

- Дусларым белән Уфада төнге клубка бардык. Гадәттә, төнге клубларга керткәндә, кулга беләзек кидерәләр. Без аны сатып алдык, ләкин "озакка килмәдек" дип, беләзекне кимәскә рөхсәт сорадык. Тәртип саклаучылар каршы килмәде. Бераздан дус кызым белән урамга чыктык, ә яңадан клубка инде безне кертмәделәр. Янәсе кулыбызда беләзек юк. Күңеле булсын дип, беләзекне кулыма кидем, тик тәртип саклаучы егет барыбер кертмәде. Минемчә, алар мине танып, юри шулай эшләде. Җитмәсә әйткәләшә башлады. Миңа карата тупас сүзләренә түзә алмадым. Холкымны үзең беләсең, мин - кызу канлы кеше. Кулын каерып алып, берне тонтырдым, - дип сөйләде Гөлназ Асаева.


Җырчы әйтүенчә, бу хәлдән соң кайбер матбугат чараларында Гөлназга яла ягылган язмалар чыккан. "Имеш, мин наркотик маддәләр кулланганмын, исерек булганмын. Ә ул көнне мин рульдә идем. Миңа тап төшерергә теләделәр. Ялган мәгълүмат һәм фотосурәтләремне таратканнары, яла якканнары өчен судка бирдем. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатып, дөреслекне ачыклауларын телим", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева.


Искәртеп үтик, Башкортстандагы кайбер мәгълүмат чаралары "Невеста Элвина Грея устроила скандал в ночном клубе" дигән яңалык таратты. Анда җәнҗалның төп гаепчесе итеп Гөлназ Асаева сурәтләнә.

чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/g-lnaz-asaeva-ufadagy-n-al-turynda-min-kyzu-kanly-keshe/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев