Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлҗиһан апа 93 яшен билгеләп үтте

Узган атна ахырында шәһәрдәшебез Гөлҗиһан апа Фатыйхова 93 яшен билгеләп үтте. Аны район җитәкчелеге исеменнән гомер бәйрәме белән котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе начальнигы Газинур Газизов килделәр. Үзе дә ишле гаиләдә, ятимлектә үскән күпбалалы (аның ана назына иренең ятимнәре дә күмелеп үскән) Гөлжиһан апа районыбызның...

Узган атна ахырында шәһәрдәшебез Гөлҗиһан апа Фатыйхова 93 яшен билгеләп үтте.

Аны район җитәкчелеге исеменнән гомер бәйрәме белән котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе начальнигы Газинур Газизов килделәр.

Үзе дә ишле гаиләдә, ятимлектә үскән күпбалалы (аның ана назына иренең ятимнәре дә күмелеп үскән) Гөлжиһан апа районыбызның иң җаваплы участокларында эшләгән. Сүз дә юк, үз-үзен аямый, булсынга дип тырышу, ал-ялны белми эшләү хәзер инде үзен сизедерә: кул-аяклар сызлый, йөрүне кыенлаштыра. Нинди генә авырлыклар кичерсә дә бүген дә оптимистик карашлы, көчле рухлы булып калган ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлҗиһан апа 93 яшен билгеләп үтте