Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлчәчәк Садретдинова Илдус Гыйләҗевкә багышлап шигырь язган

Илдус абый Гыйләҗевнең якты рухына багышлана... Хаксызлыклар күреп, Рәнҗеп китмәдеңме, Әй, Ходайның олпат бәндәсе? Син тудырган шигырьләрдә калды Тормышыңның бөтен мәгънәсе. Азнакай шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән мәңгелеккә хушлаша - УКЫРГА Уш-акылын алып китеп бардың Көтмәгәндә бөтен гавәмнең... Кызларыңда шөкер яшәр әле Тиңе булмас затлы дәвамың. Синең кебек бүтән булмас инде,...

Илдус абый Гыйләҗевнең якты рухына багышлана...

Хаксызлыклар күреп,
Рәнҗеп китмәдеңме,
Әй, Ходайның олпат бәндәсе?
Син тудырган шигырьләрдә калды
Тормышыңның бөтен мәгънәсе.


Азнакай шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән мәңгелеккә хушлаша - УКЫРГА


Уш-акылын алып китеп бардың
Көтмәгәндә бөтен гавәмнең...
Кызларыңда шөкер яшәр әле
Тиңе булмас затлы дәвамың.

Синең кебек бүтән булмас инде,
Туры сүзле, ихлас йөрәкле...
Соңлабрак никтер аңлыйбыз шул,
Үзебезгә нәрсә кирәкне,
Югалткачтын җирдә терәкне...

19.03.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлчәчәк Садретдинова Илдус Гыйләҗевкә багышлап шигырь язган