Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерже авылында тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына мемориаллар калкачак

Әгерже авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә тиздән тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына да мемориаллар калкачак. Бүгенге көндә исемлекне барлау инде төгәлләнгән. Сугыш афәтен кичкән, аның бар авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән авылдашларга багышлап стендлар, альбомнар эшләнә. Барсы 136 ветеран-пенсионерны берләштергән авылның ветераннар советы һәм җирле...

Әгерже авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә тиздән тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына да мемориаллар калкачак.

Бүгенге көндә исемлекне барлау инде төгәлләнгән. Сугыш афәтен кичкән, аның бар авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән авылдашларга багышлап стендлар, альбомнар эшләнә.

Барсы 136 ветеран-пенсионерны берләштергән авылның ветераннар советы һәм җирле биләмә җитәкчелеге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әнә шулай киңкырлы хәзерлек эшләре җәелдергән.

Хәзерге вакытта Әгержедә бердәнбер калган сугыш ветераны - Шәрифҗан Нургалиев, 10 тыл ветераны яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әгерже авылында тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына мемориаллар калкачак