Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Геройлар турында - кечкенәдән

Безнең илебез шактый күп сугышлар кичерде, соңгылары - Әфган һәм Чечен сугышлары. Үземнең улым Айдар да Чечен сугышында катнашты. Туган ил геройлары көнендә мине гимназиягә 4 «А» сыйныфына кунакка чакырдылар. Сыйныф җитәкчесе Рузалия Гарипова укучыларга Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде. Мин үземнең үсмер һәм яшьлек хатирәләрем белән уртаклаштым. Безнең...

Безнең илебез шактый күп сугышлар кичерде, соңгылары - Әфган һәм Чечен сугышлары. Үземнең улым Айдар да Чечен сугышында катнашты.

Туган ил геройлары көнендә мине гимназиягә 4 «А» сыйныфына кунакка чакырдылар. Сыйныф җитәкчесе Рузалия Гарипова укучыларга Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде.

Мин үземнең үсмер һәм яшьлек хатирәләрем белән уртаклаштым. Безнең яшьлек еллары да бик җиңелдән булмады.

Медицина фельдшеры буларак (эш стажым 38 ел), соңыннан мин балаларга беренче ярдәм алымнарын күрсәттем.

Оныгыбыз биредә укыгач, безгә гимназия тормышында еш катнашырга туры килә. Сыйныфта үтә торган гаилә бәйрәмнәрен, шушындый класс сәгатьләрен мин зур тәрбия чарасы дип саныйм.

Җәүһәрия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев