Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерҗе халкы яугирләргә баш ия

​​​​​​​Бөек Җиңүнең 75 еллыгы беребезне дә уйландырмый калдырмыйдыр.

Коронавирус афәте безне олуг бәйрәмебезне үткәрүдән тыелып торырга мәҗбүр итсә дә, күңел хисләрен сүндерә алмас. Әгерҗе авылының да олысы-кечесе үзизоляция чорында үзенең хис-тойгыларын менә шулай белдергән.

–Китапханәчебез Дәрия Кәримова авылдашлар белән телефон аша гел элемтәдә тора. Кыш айларында авыл биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов, ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина, балалар бакчасы мөдире Рәмзия Зиннәтуллина һәм аның коллективы, Азнакай 9 нчы мәктәп директоры Гаяз Мөҗәһит улы һәм педагог-оештыручы Зөлфия Галимова ярдәмендә үзе әзерләгән чараларны ул менә шулай берләштереп, эчтәлекле ролик ясады, – дип хәбәр итә безгә мәдәният йорты хезмәткәре Гөлнара Габдрәкыйпова. – Гомумән, Дәрия апа үз эшенең чын остасы, иҗат ялкынында янган хезмәткәр. Аңа барыбыз да олы рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев