Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гармун алам кулыма

Югары Стәрле авылы мәдәният йортында күптән түгел үткән кичә әнә шулай аталды. Аны оештыручылар - китапханәче Сәрия Нургалиева һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лениза Сөнәгәтова авылдашларына, кунакларга онытылмаслык бәйрәм ясады. Баян, тальян, гармун, "хромка" көйләре диварларга гына сыймый авыл урамнарына агылды. Илгиз Абдуллин, Илшат Солтанов, Дамир Төхбәтуллин, Илбәр Шәрәфетдинов, Нигъмәтулла...

Югары Стәрле авылы мәдәният йортында күптән түгел үткән кичә әнә шулай аталды.

Аны оештыручылар - китапханәче Сәрия Нургалиева һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лениза Сөнәгәтова авылдашларына, кунакларга онытылмаслык бәйрәм ясады. Баян, тальян, гармун, "хромка" көйләре диварларга гына сыймый авыл урамнарына агылды. Илгиз Абдуллин, Илшат Солтанов, Дамир Төхбәтуллин, Илбәр Шәрәфетдинов, Нигъмәтулла Сәгытдинов яңгыраткан милли көйләрне авылдашлары көчле алкышларга күмде. Авылда нәселләре белән гармунчы гаиләләр бар, әйтик, Вәлиуллиннар, Йосыповлар... Кунаклар да чыгышлары белән куандырды. Алар арасында тальянчы Атлас Хуҗин, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов та бар иде.

Бердәнбер хатын-кыз-гармунчы Лилия Сабирҗанова матур җырлары белән әсир итте. Мөҗәһит Исламов авыл бәйрәменә Әлмәттән үк кайткан. 75 яшьлек Әхмәдулла Хәбибуллин яшьләрчә җитезлеге, осталыгы белән таң калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев