Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гамәлләре изгелек булып кайтсын…

Мин - сугыш чоры баласы. Әтиебез фронттан сыңар кулын югалтып кайтты. Замандашларым кебек миңа да кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килде: сабый чактан ук ихата-курада баш-күз булсак, мәктәп елларында колхоз эшенә өлкәннәр белән тигез йөрдек. Әмма яуда әтиләрен югалткан яки алар хезмәткә яраксыз булып кайтканнарның балаларына бернинди дә ташлама каралмаган....

Мин - сугыш чоры баласы. Әтиебез фронттан сыңар кулын югалтып кайтты. Замандашларым кебек миңа да кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килде: сабый чактан ук ихата-курада баш-күз булсак, мәктәп елларында колхоз эшенә өлкәннәр белән тигез йөрдек. Әмма яуда әтиләрен югалткан яки алар хезмәткә яраксыз булып кайтканнарның балаларына бернинди дә ташлама каралмаган.
Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинның шәһәр халкы белән очрашуларының берсендә мин бу мәсьәләне күтәрергә, үземнең шәхси гозеремне җиткерергә җөрьәт иттем: бер тәрәзәне алыштырырга матди мөмкинлегем калмавын әйттем. Ул мәсьәләнең уңай хәл ителәчәген белдерде. Күп тә үтмәде, төзүчеләр килеп, яңа тәрәзә куеп киттеләр.
Күрсәткән ярдәмнәре, гади пенсионерга булган игътибарлыклары өчен Марсель Шәйдуллинга, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовка, "Азметалл" ҖЧҖ директоры Илдар Вәлиевка, эш башкаручыларга мин чиксез рәхмәтле калдым. Кылган гамәлләре үзләренә изгелек булып кайтсын!
Миңненаҗия НАСЫЙРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гамәлләре изгелек булып кайтсын…